Accessibility links

ТИҮ Обамага мөрәҗәгать җибәрде


Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге АКШ президенты Барак Обамага, Русиянең № 309 нчы канунына каршы яклау сорап мөрәҗәгать юллады.

АКШ президентының Мәскәүгә килүе Татарстанда гадәти вакыйга булып кына калмады, ниндидер җанлану да уятты. 6 июль көнне Барак Обамага язылган мөрәҗәгатьтә: “Дмитрий Медведев белән сөйләшүләр алып барганда Русиядәге милли телләр үсешен тоткарлаучы 309 нчы канунга каршы ярдәм итүегезне сорыйбыз,” диелә.

Чөнки яңа мәгариф стандартлары милли телләрдә - туган тел, тарих, мәдәниятне өйрәнүне программаның төп өлешеннән алып ата. Шуңа бәйле рәвештә, “ Әлеге мәсьәләдә Америка Кушма Штатларыннан ярдәм көтәбез, хокукларыбызны якларга булышырсыз дип өметләнәбез,”- дип яза татар иҗтимагый үзәге.
XS
SM
MD
LG