Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләрнеке яшьләрчә


Шушы көннәрдә татар дөньясында ике зур вакыйга булды. “Идел” яшьләр үзәге һәм Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте оешмалары оештырылуга 10 ел тулды.

Әлеге ике оешманың туган көне уңаеннан Казанда “Яшьләрнеке яшьләрчә” дигән концерт булды. Шунда “Татар яшьләре көннәре” чарасының ачылыш тантанасы да үтте.

Быелгы җыенга Казанга Русиянең 40-тан артык төбәгеннән 150 яшь делегат җыелды. “Татар яшьләре көннәрендә” яшь татарлар өчен мәдәнияткә, сәясәткә кагылышлы әңгәмәләр оештырыла, очрашулар уза.

“Яшьләрнеке яшьләрчә” концертында Рамил Әсхәдулла, Айгөл Бариева, Айгөл Сагынбаева, Вадим Захаров, Алия Исрафилова кебек яшь җырчылар һәм шулай ук Татарстанның рәсми даирә вәкилләре дә чыгыш ясады.

“Идел” яшьләр үзәген 1999 елның 22 июлендә Татарстанның яшьләр, спорт һәм туристлык министрлыгы оештыра. “Идел” үзәге 10 ел дәвамында Русиядәге, хәтта чит илләрдә эшләп килүче татар яшьләре оешмалары белән элемтәләр урнаштыра.

Марат Бариев
Элемтәләр мәдәният, мәгълүмат, фән, мәгариф, сәламәтлек өлкәсендә ныгытыла. “Идел” яшьләр үзәген дөньяның төрле өлкәләрендә сибелеп яшәүче татар яшьләрен берләштерә торган күпер дип тә әйтәләр.

“Идел” үзәге дә яшьләр өчен бик күп милли, мәдәни чаралар үткәрә. Мөселман яшьләре фестивален, яшь язучыларның “Иделем акчарлагы”, “Изге Болгар серләре”, “Милләтебез хәзинәләре” лагерьләре оештырыла. Татар балалары әлеге җыеннарда катнашып, татар телен өйрәнә, милли хәзинәләре белән таныша, тарихын барлый.

Татар халкы өчен зур эш башкарган әлеге оешмаларны җитәкчеләр дә тәбрикләде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова "Татар яшьләре көннәре"нең 19 еллыгы уңае белән Дәүләт шурасы депутатларының котлавын ирештерде.

“Татар яшьләре көннәре 19 ел рәттән Казанда үткәрелә. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки Татарстаныбыз – безнең уртак ватаныбыз, Идел-йортыбыз. Татар яшьләре көннәре кемнеңдер өстән кушуы аркасында оештырылмый. Бу чара сезнең үзегезгә кирәк. Сездән үрнәк алып яңа буын тәрбияләнә. Татар яшләре көннәренең төп нәтиҗәсе – чит төбәкләрдә алга омтылган, тырыш яшь татар лидерлары тәрбияләү”, ди Римма Ратникова котлау сүзендә.

Татарларны бөтен дөньяга танытыйк!

Татар милли-мәдәни мөхтәрияте исә татар телен саклау өчен оештырыла. 10 ел дәвамында әлеге оешма татар милләте мәнфәгатьләрен федерация дәрәҗәсендә яклый, дип әйтелде “Яшьләрнеке яшьләрчә” концертында.

Бәйрәм чарасында Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Бариев катнашты. Ул 2013 елда Казанда уздырылачак Универсиада вакытында Татарстанга татар яшьләрен җыярга кирәк, ди.

“Аларга башка милләт яшьләре белән аралашырга мөмкинлек туа. Татар яшьләре үзләренең белемнәрен күрсәтсен, дөньяга татарларның кемлеген танытсын”, ди Марат Бариев.

Татар телен белмәсәгез, "Татар яшьләре көннәре"нә килмәгез!

Русия милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы рәисе, Русия Дәүләт Думасының яшьләр, спорт һәм туристлык комитеты башлыгы урынбасары Илдар Гыйльметдинов милли-мәдәни мөхтәриятне алга таба да татар телен, гореф-гадәтләрне саклауны дәвам итәргә чакырды.

“Татар яшьләре моннан өйрәнгән белемнәрен урыннарда таратсын. Яшьләрне милли оешмаларга тартырга, телне белергә кирәк. Икенче елга татарча өйрәнеп килмәсәгез, “Татар яшьләре көннәре”нә кертмибез”, ди Гыйльметдинов.

Без - бер милләт

“Яшьләрнеке яшьләрчә” концертында халык санын алу вакытында татар милләтен төрле төркемнәргә бүлгәләргә теләү күренешләре дә искә алынды. Монысы 2010 елда Русиядә уздырылачак халык санын алуга бер әзерлек чарасы кебек булды.

Бәйрәмне алып баручы “Яңа гасыр” каналы вәкиле Раил Өметбаев тамашачылар арасында мишәр, типтәр, себер татары, керәшен халкы вәкилләре утыруын әйтеп узды. Шулай да без – бердәм милләт, диде ул.
XS
SM
MD
LG