Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур "өченче башкала"га дәгъва итә


2009 елда Казан "өченче башкала" дигән патент алды
2009 елда Казан "өченче башкала" дигән патент алды

Русиянең "өченче башкала"cы исеме тирәсендәге бәхәскә Екатеринбур да килеп кушылды. Сәясәт белгечләре монда игътибар җәлеп итү теләген күрә.

Екатеринбур шәһәр идарәсе башлыгы урынбасары һәм мәгълүмат-аналитик бүлеге башлыгы Сергей Тушин Казанның “өченче башкала” дигән исемгә патент алу турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу исемне Екатеринбурдагы туңдырма чыгаручы бер ширкәт инде күптән үзенә алган булган.

Элегрәк "өченче башкала" дип аталу хокукы өчен Казан һәм Түбән Новгород бәхсәскә кергән иде.

2007 елда Каннда үткән күчемсез милек күргәзмәсендә Казан шәһәр идәре үзен "Русиянең өченче башкаласы" дип танытты. “Независимая газета” язганча, моны Түбән Новгород вәкилләре күреп алган һәм “өченче башкала” исемен үзләренә алырга җыенуын белдергән.

2009 елда Казан шәһәр идарәсе вәкилләре бу бәхәстә җиңүе турында игълан итте. Интеллектуаль милек, патент, товар билгеләрен багучы федераль оешма Казан шәһәр идарәсенә "өченче башкала", “өченче шәһәр”, “Русиянең өченче шәһәре”дигән исемне биргән.

Түбән Новгород исә "Идел буе башкаласы" дигән исемне генә ала алган.

Әмма Екатеринбур түрәсе бу товар исемнең хуҗасы Казан түгел, ә каладагы тыңдырма чыгаручы “Хладокомбинат Норд” ширкәте дип әйтә.

Бу комбинат Екатеринбурның 280 еллыгына багышлап “Өченче башкала” дигән исем белән туңдырма чыгарып килә икән.

Екатеринбурдагы хокукчылар фикеренчә, исемгә патент алу, хосусыйлаштыру белән бер түгел. Екатеринбурдагы шушы ширкәт бу исемгә үз өлкәсендә генә хуҗа дип санала. Ягъни туңдырма һәм башка шундый ашамлыклар җитештерү өлкәсендә.

Казан вәкилләре дә шулай әйтә, бу исемне теләсә нинди ширкәт терки ала, әмма аны бары тик эшләгән даирәдә генә кулланырга тиеш.

Роспатент оешмасыннан алынган “өченче башкала”, “өченче шәһәр”, “Русиянең өченче шәһәре” дигән исемнәрне Казан шәһәр идарәсенә якын булган “Миллениум Зилант-Сити” ширкәте куллана. Алар төзелеш, проектларны алып бару, күчемсез милек өлкәсендә эшли.

Сәясәт белгечләре шәһәр идарәсе түрәсе Сергей Тушинның Казан түгел, без өченче башкала, дигән белдерүе артында Екатеринбурга игътибар җәлеп итү теләгән күрә.
XS
SM
MD
LG