Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өремчедә комендант сәгате кертелде


Кытай хакимиятләре Синҗан-Уйгыр районы үзәгендә комендант сәгате кертте. Өремчедә көч куллану сишәмбе көнне дә дәвам итте.

Йөзләгән кытай кешесе хуҗалары уйгырлар булган кибетләрне җимергән дип хәбәр ителә. 1400ләп кешенең кулга алынуына ризасызлык белдереп урам җыены уздырган хатын-кызларны полиция куып тараткан.

Кытайлар һәм уйгырлар вәзгыятьнең кискенләшүендә бер-берсен гаепли.

Якшәмбе көнне уйгырларның тыныч урам җыенын полиция таратуы нәтиҗәсендә 150дән артык кеше һәлак булды, 800ләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG