Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә уйгырларга теләктәшлек белдерәләр


Кыргызстан уйгырларының Иттипак оешмасы җитәкчесе Дилморат Акбаров сүзләренә караганда, якын көннәрдә Бишкәктәге Кытай илчелеге каршында Синҗан районындагы уйгырларга теләктәшлек белдереп урам җыены үтәчәк. Чараның кайсы көнне үтәчәге хәбәр ителми, аны үткәрүгә Юстиция министрлыгы рөхсәте кирәк.

Министрлыктан рөхсәт алынмаган очракта Кыргызстан уйгырлары матбугат очрашуы үткәрәчәк.

XS
SM
MD
LG