Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өремче Русиянең рәсми күзлегеннән ничек күренә?


Русиянең дәүләт кулындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары Кытайның рәсми чыганаклары тараткан мәгълүматларга өстенлек бирде.

Уйгыр активистларының карашы белән рәсми каналлар әлләни кызыксынмады. Урамга чыккан уйгырлар үзләре дә андагы вакыйгалар турында бер сүз дә әйтә алмады. Синҗан төбәгендә интернет һәм мобиль телефон элемтәсе өзелгән иде.

Уйгыр хәрәкәтенең чит илләрдәге вәкилләре генә “Азатлык”ка һәм чит ил мәгълүмат чараларына үз фикерләрен белдерә алды.

Шулай итеп Русиянең дәүләт кулында булган “Вести” Кытайның рәсми “Синхуа” мәгълүмат агентлыгы, Кытай полициясе, Сиңҗан автоном төбәге хөкүмәте башлыгы, Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиленә сүз бирде.

Алар шушы каналга “чит илләрдән рухландырылган”, “уйгыр милли конгрессы тарафыннан оештырылган” каршылык чаралары турында сөйләде.

Бөтендөнья уйгыр милли конгрессы башлыгы Рабига Кадыйрның оештыру хәбәрен кире кагуын әйттеләр, әмма аның бу вакыйгаларга бәяләмәсен хәбәр итмәделәр.

ИТАР-ТАСС агентлыгы Өремчедагы вакыйгаларны “уйгыр мөселманнарның кытайларга каршы чыгуы” дип сурәтләде.

Русиядә иң популяр радиоларны тыңлаучылар уйгырларның хәле турында тулы мәгълүматны ала алмады. “Маяк” радиосы милләтара каршылык турында коры рәсми мәгълүматны гына тапшырды. “Русcкое радио” каналының яңалыклар хезмәте (РСН) уйгур конгрессы биргән саннарны, үлүчеләр турында сөйләгәндә генә китерде. Алар рәсми мәгълүматтан нык кына аерыла икән.

Русиянең иң популяр, ярым сары “Комсомольская правда” газетасы уйгырларны “сепаратистлар” һәм “исламчылар” дип сурәтләде.

Дәүләтнеке булмаган “Время Новостей” газетасы “коралланган уйгырларның кытайларга һөҗум итүе” турында язып чыкты. Әмма бу газета, башкалардан аермалы буларак, аз гына булса да уйгыр ягының да карашын китерде. “Читтәге уйгырлар сүзләренчә, “тыныч каршылык чарасын Кытай хәрбиләре бастырды””, дип хәбәр итте “Время Новостей”.

Бу басма, Мәскәү дәүләт университеты галиме Андрей Корнеев сүзләренә таянып, уйгырларның Синҗән төбәгендә авыр хәлдә калуын, уйгыр һәм андагы башка милләтләрнең канәгатьсезлек өчен сәбәпләр булуын, интернеттагы сәхифәләрдә ханнарның уйгырларны мыскыл итүен, аларны “караклар” һәм “җинаятчеләр” дип атауларын да хәбәр итте.

Бәйсез дип саналучы “Коммерсант” газетасы Кытайның бу тынычсыз төбәгендә, Ирандагы кебек, интернет һәм мобиль телефоннарның сүндерелүенә игътибар бирде. Бу басма, каршылык чараларын каты бастыру күренешләрен сурәтләгән фото рәсемнәрнең икенче көнне ук аерым кешеләрнең интернет сәхифәләрендә томалануын язып чыкты. Хакимиятләрнең мәгълүмат яшерергә сәбәпләре бар, дип фаразлады “Коммерсант”.

Уйгырларның милли-мәдәни мәнфәгатьләре, тарихи җирләрендәге хокуклары турында язучылар булмады диярлек.
XS
SM
MD
LG