Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:14

Ислам университеты дипломнар тапшырды


Мәскәү Ислам университетының беренче чыгарылышы

Мәскәү Ислам университетының беренче чыгарылышы

Мәскәү Ислам университеты 10 ел элек рәсми теркәлү алса да, беренче дипломнар быелгы чыгарылышка гына бирелде.

Безгә бу хакта университетның ректоры Марат әфәнде Мортазин хәбәр итте. Бу уңайдан без аның белән әңгәмә кордык.

- Сезнең яңа чыгарылышка кризис кагылдымы? Эш урыннары белән тәэмин итә алдыгызмы?

- Безнең университетны быел җиде студент тәмамлады. Ләкин имтиханнарны биреп, диплом алу бәхетенә бары тик алтысы гына иреште. Аларның өчесе Петербурга, магистратурага китте. Бердән-бер белем алган хатын-кызыбыз үзебезнең университетта эшкә калды. Берәве үз ватанына, Үзбәкстанга кайтып китте. Ә инде берсе Мәскәү өлкәсендә имам хатип булып эшләячәк. Шулай итеп, барысына да эш урыннары булды дип әйтеп булмый, әмма ниятләрен тормышка ашыруда ярдәм иттек.

- Сезнең университет нинди программа буенча эшли. Диплом дәүләт стандартларындамы?

- Без Ислам университеты дип аталсак та, мәгариф министрлыгы раслаган программа белән укытабыз. Безнең университетны тәмамлаучылар имамнар булып кына эшләмиләр. Чөнки белемне без төрле яклап бирәбез. Биредә лингвистика да, тарих һәм башка фәннәр дә укытыла. Быелгы чыгарылыш теология факультетында белем алучылар иде. Алар барысы да дәүләт стандартларына туры килгән дипломнар алдылар.

- Казанда да Ислам университеты бар. Сез бер программа белән укытасызмы, әллә аерым программамы?

- Әйе, без бер программа белән укытабыз. Безнең әле Русия мөфтиләр шурасы каршында программаларны тикшерә торган махсус мәҗлесебез дә бар. Без Казан университеты белән бергәләп эшлибез.

- Бүгенге көндә рус проваслав чиркәве кайбер төбәк мәктәпләрендә дини укытуларны җәелдерергә тырыша. Шушы көннәрдә генә яңа дәреслек «Проваслав дине мәдәнияте» дигән китапны әзерләргә керешүләре дә мәгълүм булды. Матбугатта бу хакта хәбәр иткән диакон Кураев башка диннәрдә андый дәреслек юк. Чыгарырга ниятләсәләр дә ул күп елларга сузылачак, дип белдергән. Хәзер инде Ислам университетын тәмамлап галимнәр дә чыга икән, ислам мәдәнияте нигезләре дигән дәреслек чыгару планнары бармы?

- Андый дәреслек күптән әзер инде. Ләкин без ике республика Татарстан һәм Башкортстан президентлары әйткән сүзләрне истә тотып, мәктәпләрдә дин дәресләре укытылырга тиеш түгел, дигән фикердә торабыз. Әгәр дә проваславлар бер яклы гына үз диннәрен укыта башласа, бу хәл Русиянең таркалуына да китерергә мөмкин. Дин ул, бер яктан, берләштерү көченә ия булса, икенче яктан, бәхәсләшүләргә китереп, таркату көченә дә ия була ала. Шул ук вакытта бу мәсьәлә хакында хөкүмәтнең , бәлки Русия президентның катгый карары булырга тиеш дип саныйм.

Шулай итеп, Мәскәү Ислам университетын тәмамлаган беренче чыгарылыш студентлар дәүләт стандартларындагы дипломнарны кулларына алдылар. Быелгы чыгарылышның бары берсе генә имам булып эшләячәк. Калганнары укуларын һәм фәнни эшләрен дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG