Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колорадо Татарстанны читтән торып укытачак


Американың Колорадо дәүләт университетының эшкуарлык көллияте 1 июльдән башлап Татарстан өчен читтән белем алу программасын киңәйтүе турында белдерде.

Югары эшкуарлык белеме биргән MBA программасының кайбер фәннәре Казанда да укытылачак.

“Бу программа глобаль эшкуарлыкка карый. Нефть һәм газ өлкәсенә килгәндә Татарстан мөһим роль уйный,” диде коллиятнең диплом программасы башлыгы урынбасары Джон Хоксмаер.

MBA дипломын алыр өчен 21 ай кирәк була. Читтән торып студентлар яхшы сыйфатлы югары белем ала ала. Дәресләр DVDга яздырыла һәм дөньяның теләсә кайсы почмагына җибәрелә ала.

Колорадо дәүләт университетының MBA программасы АКШтагы иң дәрәҗәле дипломнардан санала.

Бу көннәрдә исә Татарстан министрлары Сингапурда идарә итү осталыкларына өйрәнә.
XS
SM
MD
LG