Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

АКШ президенты Русиядән Италиягә килде


АКШ президенты Барак Обама Русиягә сәфәрен тәмамлап Италиянең Аквила шәһәренә килде. Биредә ул “зур 8” саммиты эшендә катнашачак.

Русиягә ике көнлек сәфәре вакытында Обама Русия президенты Дмитрий Медведев белән атом коралын кыскарту һәм Русия һава киңлеге аша Әфганстанга хәрбиләр һәм җиһазлар китертү турында килеште.

Мәскәү икътисад мәктәбендә сишәмбе көнне ясаган чыгышында Обама ике дәүләтнең бер берсенә дошман булуы турында фикер йөртүдән арынып араларны якынайту юлларын табарга кирәк, диде.

XS
SM
MD
LG