Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: Үзебез турында уйлау кирәк


Татарстан президенты Дәүләт Шурасы депутатларын 2010-12 елларга республиканың бюджет һәм финанс сәясәте белән таныштырды.

Шәймиев сүзләренчә, 2012 елга кадәр бюджетны булдырганда халыкны социаль яклау тулысынча үтәлергә тиеш. Бу республика алдындагы иң зур бурыч, башка чыгымнарны читкә куеп торырга да мөмкин булуын ассызыклады ул.

“Хәзер без күпләгән чыгымнарны кулайлаштырырга җыенабыз. Сүз финанс чыгымнарын катгый чикләү турында бара. Шул ук вакытта беренче чираттагы чыгымнарны каршылыксыз тәэмин итергә тиешбез.

Бу – хезмәт хаклары, социаль түләүләр, стипендия, туклану, дарулар, яхшы медицина хезмәте, коммуналь һәм тарнспорт чыгымнары, элемтә һәм милекне карап тору”, диде Миңтимер Шәймиев.

Акчалар башкага китә

Президент сүзләренчә, Хисап пулаты социаль тармак оешмаларында финансны максатчан кулланмауны ачыклаган. 2008 һәм агымдагы елда 574 миллион сум акча бары тик кирәк өчен тотылмаган. “Бу көннәрдә бу акча инде”, ди Шәймиев. Шуңа күрә министрлыклар мондый хәлләр кабат булмасын өчен чара күрергә тиеш.

Шәймиев үзенең чыгышы вакытында инвалидларны да эшле һәм хөнәрле итү турында сөйләде. Инвалидларга кул сузган оешмаларга игътибар булачагын да әйтеп узды.

Түбәнсетү дәвам итә


Халыкка муниципаль һәм дәүләт тарафыннан хезмәт күрсәтүнең бик түбән дәрәҗәдә булуы турында да белдерде. “Кызганыч, дәүләтнең хезмәт күрсәтүен буталчыклык, ришвәтчелек, ватандашларны түбәнсетә торган хәлләр озата килә. Бу хакта күпме сөйләргә була? Сизелә торган нәрсәдә булса эшләргә кирәк бит инде”, диде Шәймиев.

Түләп уку артык кыйбат


Татарстан президенты республикадагы югары уку йортларында түләүле укуның бигрәк тә кыйммәт булуын әйтеп узды. Җыелган акчаның төп өлеше укытучыларга хезмәт хакы өчен китсә дә, укыту сыйфатының куанырлык булмавын белдерде.

“Мәгариф һәм фән министрлыгына югары уку йортлары ректорлары шурасы белән бергә бу түләүләрне икътисадый яктан дәлилләүне эшләп бирергә кушкан идем. Кызганыч, кушылган эш тиеш булганча эшләнмәде”, ди Шәймиев.

Дарулар 50%-ка арткан

Президент үзенең чыгышы вакытында даруларның бик кыйбат булуы аркасында аны күпләрнең ала алмавы куркынычы янавын да әйтеп узды. Тикшерүләр киң кулланудагы дару бәяләре 50%ка артуны күрсәткән. Бәяләрне кулланганга күтәрәләр, ди Шәймиев. Шуңа күрә хөкүмәт һәм сәламәтлек саклау министрлыгына даруханәләрдә бәяләрне арттыруга юл куелмаска кушылды. Медицинада яңа технологияле савыктыруны арттыру һәм түләүле хезмәт күрсәтүнең кыйммәт булмаска тиешлегенә дә басым ясалды.

Үзеңнеке үзеңә

“Бүген үзебезнең сыйфатлы азык-төлек җитештерүгә, даруларның кыйммәт булмавына, нефть табу һәм аны эшкәртү, машина төзелеше, төзелеш һәм аның өчен кирәк әйберләр җитештерүигътибар төп бурычлар булып тора. Алардан башка без хәлне яхшырта алмаячакбыз”, диде Шәймиев.

Татарстанда җитештерелгән азык-төлекнең җитәрлек һәм шул ук вакытта сыйфатлы да булуына басым ясап Шәймиев: “Үзебезгә үзебез турында уйлау кирәк”, диде.

Мичкәсе 55$

Билгеле булганча, нефть табу һәм нефть химиясе эшләнмәләре республика кеременең шактый өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә, 2010-12 елларга бюджетны булдырганда нефть сату бәясе федераль бюджетка салынганнан артмаска тиеш, ди Шәймиев. Анда да бәхәсләр куеруны әйтеп узды. Шулай да мичкәсенә 50 яки 55 $ булу мөмкинлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG