Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иранга каршы яңа санкцияләр кертмәкче


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Венесуэла ТВ каналына биргән әңгәмәсендә, "әгәр Иран атом програмы турында сөйләшүләрне кире какса һәм АКШның бу турыда кылган тырышлыкларын нәтиҗәсез калдырса, Вашингтон Тәһранга яңа санкция кертү тәкъдиме белән чыгачак" дип кисәтте.

Һиллари Клинтон президент сайлавыннан соң протестчыларны көч белән таратуы, Иран белән икеле мөнәсәбәтләрне тагын да киеренке хәлгә салды, диде.

Халыкара җәмәгатьчелек Иранның яшерен рәвештә атом програмын дәвам иттерүен фаразлый.

Тәһран ягы исә атом програмының бары тик тыныч максатларда кулланылачагын алга сөрә.

Иран уран баетуну туктату турында халыкара җәмәгатьчелек чакыруларын үтәмәгәне өчен аңа каршы санкцияләр кертелгән иде.
XS
SM
MD
LG