Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аквилада "Зур-8" саммиты башланды


Игътибар үзәгендә кризис, Ирандагы вәзгыят һәм климат үзгәрүе торырга тиеш. Җирле халыкка теләкләшлек күрсәтеп, президентлар хәрби казармада яши.

"Зур 8-лек" симмитында Америка, Британия, Канада, Франция, Германия, Италия, Япония һәм Русиянең иң югары җитәкчеләре катнаша. Аларга соңыннан Һиндстан, Мысыр, Төркия һәм Бразия кебек үсеп баручы ил башлыклары килеп кушылачак. Кытай башлыгы, Аквилага кигән булса да, Өремчидагы вакыйгалар аркасында иленә кайтып киткән.

Саммит икътисади кризиска каршы планнарны тишкерү белән башланып китәргә тиеш. Аннан соң климатның үзгәрүе, ярлы илләргә ярдәм итү, коралларны җәелдермәү, Иран атом программасы хакында да сөйләшү барачак.

Шулай "Зур-8" илләре җитәкчеләре җыенында Иранда сайлаудан соң кабынып киткән каршылык чаралары да тикшерелергә тиеш.

Иранның атом программасына килгәндә, монда дөнья җитәкчелеренең ахыргы карары Русиянең нинди карашта торуына бәйле булырга мөмкин. Әмма рәсми Мәскәү һаман да Иранга басым ясау белән килешми һәм илне яклап килә.

Русия үз чиратында бу саммитта "төбәк валюталарын кертү темасын күтәрергә җыена.

3 көнлек "Зур 8" саммиты җир тетрәү аркасында җимерелгән Аквила шәһәрендә үтә. Андагы иң зур биналар хәрәбәләр хәлендә, кешеләр инде апрель аеннан бирле авыр шартларда, чатырларда яши.

Дөньяның иң бай илләре җитәкчеләре элегрәк бик кыйбатлы, яхшы җиһазландырылган кунакханәдә яшәсә, бу юлы аларга Финанс полициянең торагы тәкъдим ителде. Бу "Зур-8" илләре башлыкларының җир тетрәү корбаннарына теләктәшлеген һәм җирле кешеләр белән авырлыкларны уртаклашуын күрсәтә.

Күзәтүчеләр климат үзгәрүе турындагы килешүләр Кытайдан башка хәл ителмәс дип шикләнә. Чөнки Кытай глобал җылынуга китерүче кумер газын атмосферага иң күп чыгаручы ил булып тора. Өремчи вакыйгаларыннан соң Кытайга кайтып киткән президенттан башка якларга ахыргы документларны кабул итү авыр булачак, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG