Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның татар оешмалары Татарстанга йодрык болгый


Татар оешмалары Чаллыдагы милләттәшләрен яклап мөрәҗәгатьләр кабул итте.

Татар оешмалары Чаллыдагы милләттәшләрен яклап мөрәҗәгатьләр кабул итте.

Татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда Чаллы шәһәрендә басымга дучар булган милләттәшләрен яклап ике мөрәҗәгать кабул иттеләр.

Татар иҗтимагый үзәге мөрәҗәгатендә шундый юллар бар: “Без татар милләте лидерларына басымны туктатырга чакырабыз. Мондый гамәлләр татар халкының активлыгын сынау дип бәялибез. Бу гамәлләр Русиядә яшәүче татар халкының сәяси көрәшен кыздырачак кына”.

Икенче мөрәҗәгать Башкортстан татарлары милли мәҗлесе исеменнән. Аның эчтәлеге дә беренчесенә охшаш. Ә аермаларга килгәндә, монысында әлеге хәлләрне 1937нче ел белән чагыштыру бар.

Әлеге утырышта Ульянда узган федераль Сабантуйга баручылар тәэсирләре белән дә бүлеште, андагы татарларга уңай мөнәсәбәт турында сөйләде. Татар мәнфәгатьләренең уңай чишелеше турында сүз киткәч, Русия төбәкләрендәге Татар йортларын күреп кайтырга һәм монда да шуны булдыру өчен эш башларга дигән карарга килделәр. Якын көннәрдә Ырымбур шәһәренә Башкортстан татарларының берничә вәкиле тәҗрибә өйрәнү өчен юлга чыгачак.
XS
SM
MD
LG