Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гимназиясе мәхкәмәләшүләр үзәгенә әйләнде


Бәләбәй татар гимназиясе республикадагы үз хокуклары өчен көрәшүче бердәнбер мәктәп.

Бәләбәй татар гимназиясе, оешуының беренче көннәреннән үк, мәхкәмә юлларын таптый. Мәхкәмәләшү, аеруча, мәктәп җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәеновның икенче Бөтендөнья татар конгрессында Владимир Путинга “Башкортстанда татар булулары бик авыр”, дип белдергәч башланган иде.

Әле дә мәктәп республикада иң күп басымга дучар уку йорты булып кала. Узган елда сыйныф җитәкчелеге өчен хезмәт хакы алалмагач мәхкәмәләшеп җиңүгә ирешкән иделәр. Аннан мәктәпнең сәнгать юнәлешен бетерделәр. Барлыгы 7 укытучы кирәксез булып калды. Шулай булуга карамастан, алар бушлай белем бирүләрен дәвам иттеләр һәм быел гына мәхкәмә аша хезмәт хакларын алуга ирештеләр.

Аннан соң ата-аналар сәнгать бүлеге өчен көрәшкә басты. Барлыгы 51 ата-ана Бәләбәй шәһәре мәхкәмәсенә гариза күндерде, ләкин мәхкәмә аларны караудан баш тартты.

Инде килеп, республиканың югары мәхкәмәсе Бәләбәй мәхкәмәсенең эшне карамаска дигән карарын көченнән чыгарды. “Бу безнең өчен зур җиңү”, дип саный гимназия җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәенов.
XS
SM
MD
LG