Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәрәмәчкә кайда да хөрмәт


Мәскәүдә укучылар клубы оештырган, инглиз телендә нәшер ителүче «The Moscow News» газеты Татар мәдәнияте һәм татар аш-сулары кичәсен уздырды.

Газетның бу очрашуын оештыруда РИА-Новости мәгълүмат агентлыгы, Русиянең Ислам мәдәният үзәге, «Продмаркет» ширкәте, шулай ук «Эногастрономия университеты» да үз өлешен керткән. Кунаклар белән РИА -Новости агентлыгында Матбугат клубы белән җитәкчелек иткән җурналист , милләтәшебез Радик Әмиров таныштырды.

Очрашуда чыгыш ясаган РИА- Новости агентлыгы җитәкчесе Николай Бирюков, мондый очрашулар традициягә керәчәк, без укучылар белән ай саен очрашуны күз алдында тотабыз, очрашулар төрле рестораннарда узачак дип, сүзне «Китайгородская стена» рестораны кергән «Продмаркет» ширкәте хуҗасы Анатолий Козловка бирде.

Анатолий Козлов Мәскәү татарларына таныш кеше. Биредә ул татар рәссамнарының күргәзмәләрен дә еш оештыра. Заманында ул Татарстанда Министрлар шурасы рәисе урынбасары булып эшләгән. Аннан соң инде СССРның сәүдә министры урынбасары да булган. Һәм Мәскәүдә беренчеләрдән булып татар рестораны ачкан кеше. Ресторан урнашкан Мәскәү тирмәненә якын тирәдәге Кытай шәһәре дивары, ягъни Китайгородская стена Явыз Иванның әнисе тарафыннан төзелгән булган.

Анатолий Козлов
“Бездә чын татар ашлары. Безгә пешекчеләр Казаннан килеп эшлиләр, аш-суларның чын татарча булуына һич тә шик белдермәгез”, диде ул.

Аннан соң чыгыш ясаган «Ислам мәдәнияте мәркәзе» рәисе Әбделвахит Ниязов Анатолий Козлов әйткән сүзләрне хуплап, бу урын элегрәк татарлардан сакланыр өчен төзелгән дип уйласак, хәзер инде татарлар белән аңлашу урыны дип кабул итәргә кирәк, диде.

Ул төрле чит ил илчелекләреннән килгән кунаклар белән дә таныштырды. Биредә Малайзия, Бәхриен, Амман Солтанлыгыннан да вәкилләр бар иде. Шулай ук бу очрашуда яһүди, проваслав дин әһелләре дә катнашты.

Чынлап та кунакларга дип куелган өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый, вак бәлеш, чәк-чәк, казы барысының да күңеленә хуш килде. «The Moscow News» газетының баш редакторы Тим Валл, бүгенге көндә Америка президенты Барак Абама рус кухнясы аш-суларын авыз иткән вакытта, без татар ашлары һәм мәдәнияте белән танышабыз. Аеруча ыстыбыйны яратып ашадык”, диде ул.
Роза Хәбибуллина, тәрҗемәче һәм Тим Валл (уңда)


Очрашуны җырчы Роза Хәбибуллина алып барды. Аның җитәкчелендәге “Айкай” төркеме татар җырларын башкарды. Ә инде билбау белән көрәш федерасиясе татарча көрәшне күрсәтте. Инглиз һәм рус телләрендәге чакыру билетларына ике телдә дә чәк-чәкне ничек итеп пешерү ысуллары язылган иде.

«Китайгородская стена» дип аталган ресторанда берничә зал бар. Анда татар ашларыннан башка рус халык ашларын да тәкъдим итәләр. Шуның өчен ишек төбендә кунакларны рус халык киеменнән, лачын тоткан егетнең каршылып торуы гәҗәп нәрсә түгел кебек. Ләкин сүз кушканнан соң аның Нәҗип исемле, үзбәк милләтеннән булуы ачыкланды. Шулай итеп, Нәҗип белән дә татарча сөйләшеп аңлаштык.

Рус киемендәге үзбэк егете Нәҗип
Шулай итеп, Мәскәүдә инглиз телендә нәшер ителә торган Мәскәү яңалыклары газеты үзенең укучылар белән очрашыр өчен төзелгән клубында беренче очрашуны татар мәдәнияте, татар аш-сулары белән таныштыруга багышлады.
XS
SM
MD
LG