Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мохтарият һәм хакимият арасы


Мәскәү вәкиле Рмфкать Галимов
Мәскәү вәкиле Рмфкать Галимов

Татар милли хәрәкәтендә дәүләт хакимиятенә һәм җирле үзидарәгә иң якын торучы, даими хезмәттәшлек итүче төп оешма булып милли-мәдәни мохтарият тора.

5 июльдә Казанда Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтариятының IV конференциясе узды. Ул 2007 елның мартында үткән III конференциядән соң булган үзгәрешләрне исәпкә алып, төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтариятларның эшен тагын да камилләштерү, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерде.

Федераль милли-мәдәни мохтариятның иң югары җитәкче органы булып торучы бу конференция Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының киңәшмәләр залында үтте. Анда татарлар яшәгән 22 төбәктән җыелган делегатлар катнашты.

Агымдагы эшләр, киләчәккә планнар турында татар федераль милли-мәдәни мохтарияты шурасының рәисе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул III конференциядән соң башкарылган эшләр, Русия татар төбәкләрендәге милли мохтариятларның хәле турында мәгълүмат биреп, конференциянең бурычларын әйтте.


Делегатлар конференциянең көн тәртибенә оешманың эшчәнлеген тикшерү, уставка төзәтүләр кертү, федераль милли-мәдәни мохтарият шурасының кайбер әгъзаларын алыштыру, тикшерү комиссиясе сайлау мәсьәләләрен керттеләр.

Татар милли-мәдәни мохтариятының төзелүенә 10 артык үткәнен исәпкә алып, низамнамәне хәзерге хокукый шартларга тәңгәлләштерүче үзгәртү проектлары ТФМММнең шурасы утырышында җентекләп тикшерелгән иде.

Шура утырышы шул ук якшәмбе көннең иртәсендә “Suleıman Palas” кунакханәсенең утырышлар залында үтте. Бу утырышта шура әгъзалары, төбәк милли-мәдәни мохтариятларының вәкилләре катнашып, конференция документларының проектларына кирәкле үзгәрешләр керттеләр һәм гомуми җыенда кабул итәргә тәкъдим иттеләр.

Федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов Русия Дәүләт Думасының комитетларында милли сәясәтне камилләштерү, милләтләрнең мәнфәгатьләрен яклау белән шөгыльләнә. Конференциядә чыгыш ясап, ул башкарма һәм канун чыгару органнары белән хезмәтәшлек итү, төрле партияләр белән сөйләшүләр алып барганда, татар халкы ихтыяҗларын кайгырту турында сөйләде.

Укыту стандартларында милли төбәк компонентын саклау федераль мохтариятның мөһим эше. Билгеле булуынча, соңгы елларда Русия телевидение һәм радио каналында җирле һәм милли тапшырулар кыскартылды яки бөтенләй туктатылды. Федераль каналның челтәрендә татар тапшырулары булдыру мохтарият җитәкчелегенең максаты булып тора.

ТФМММ конференциясе көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне эшлекле шартларда тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Делегатлар федераль мохтариятның эш юнәлешләрен билгеләде, төзәтмәләр кертелгән уставны РФ юстиция министрлыгында теркәүгә тапшырырга хәл ителде.


Конференция делегатлары күптән түгел вафат булган шура әгъзасы, Ханты-Манси автоном округының татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Фәнис Гататуллинны искә алды. ТФМММы шурасына үзгәрешләр кертелде. Мордовия милли-мәдәни мохтариятының яңа сайланган рәисе Шамиль Бикмаев, Ульян өлкәсе мохтарияты рәисе Фәрит Әюпов, Омски өлкәсе мохтарияты рәисе Рафаил Зәбиров, Красноярский крае татарларының милли-мәдәни мохтарияты рәисе Вәгыйз Фәйзуллин федераль милли-мәдәни мохтарият шурасына кертелделәр. Конференциядә татар федераль милли-мәдәни мохтариятының ревизия комиссиясе сайланды.

Дүшәмбе, 6 июль көнне делегатлар һәм мохтариятның шура әгъзалары Русиядә милли мәгариф үсешенә багышланган фәннә-гамәли конференциядә катнаштылар, татар яшьләре көннәренә җыелучылар белән очраштылар.

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, дәүләт хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итеп, Русия төбәкләрендәге мәгариф, мәдәният, спорт мәсьәләләренә бәйле проектлар әзерли. Төбәк оешмаларының эшен җанландыру, милли үсешне көчәйтү өчен махсус грантларга гаризалар әзерләү, бюджет проектларында татар милләтен үстерү чараларын булдыру өчен өстәмә гамәлләр башкарылачак.
XS
SM
MD
LG