Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда “Ислам-Нур” газеты чыга башлады


Самарда рус һәм татар телләрендә чыгучы “Сәлам” газеты берләштерелде. Аның урынына “Ислам-Нур” дип аталган басма чыга башлады.

Самарда 4000 тираж белән 20 елга якын “Бердәмлек” исемле газет чыгып килә. Рус телле татарлар өчен “Азан” дөнья күрә. Еллар буена рус һәм татар телләрендә мөстәкыйль рәвештә уңышлы гына “Сәлам” басмалары халыкка таратылды.

“Сәлам”ның башында Иршат хәзрәт Сафин торды. Гадәттә шәхес белән бергә ул тудырган иҗат җимеше дә юкка чыгарыла. Иршат хәзрәтне баш имамлыктан алгач, рус һәм татар телләрендә чыккан “Сәлам”ны ябып икесеннән бер газет ясадылар. Хәзер ул “Ислам-Нур” дип атала. Тик менә сигезәр битле “Сәлам”нан бер сигез битле “Ислам-Нур” килеп чыккан. Әйтергә кирәк, татар үз кулы белән дүрт битле, төсле русча “Ислам-Нур”ның эченә ак-кара төстәге дүрт битле татарча кушымта тыкканнар.

Яңа газетның беренче саны өлкә мөселманнарының 4-нче корылтаена багышланган, шуңа да күп урынны котлаулар, тәбрикләүләр һәм мөфти Вагыйз Яруллинның 75 еллыгына багышланган мәдхияләр урын алган.

Самарда ахун кертелгәч, бу урынны Сызран имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевкә тәкъдим иттеләр. “Ислам-Нур”ның 6-нчы бите тулысынча ахун чыгышына бирелгән. Илгизәр әфәнде тәфсилләп үзенең узган юлларын санап чыккан. Шулай да ахунның язганнарыннан икесенә тукталасы килә. Сызранда эшләгән елларында Илгизәр хәзрәт Сызран шәһәр гимнына мәчет сүзен дә кертә алган:

“Сызрань – музыка столетий,
Сызрань – это церкви и мечети...”

Шулай ук Илгизәр Сәгъдиев тырышлыгы белән Сызран шәһәре гербына яшел билге – мөселманлык символы өстәлгән.

“Ислам-Нур” исемле газетның мөхәррире оста журналист, шагыйрь Фәрид әфәнде Шириязданов. Ширияздановның һәр язмасы – үзенә бер фәлсәфи әсәр итеп кабул ителә. Автор рус һәм татар телләрендә гаҗәеп образлы иттереп, тәэсирле итеп яза белә.
XS
SM
MD
LG