Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белград тәҗрибәсе файдага


Сербиянең Белград шәһәренә Җәйге Универсиада уеннарын күзәтергә, тәҗрибә тупларга Татарстан рәсмиләре дә барды. Республика Универсиада вакытында татарлыкны да күрсәтергә тели.

Татарстанның яшьләр, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев Сербиядән кайтып төште. Аның сүзләренчә, республиканың Универсиаданы яхшы оештырырга мөмкинлекләре бар.

Татарстан вәкилләре Сербиягә Универсиада уеннарын күзәтү өчен генә бармаган. 2013 елда Универсиаданың Казанда үткәреләчәген истә тотып, җитәкчеләр тәҗрибә туплап, килеп чыгачак кыенлыкларны да алдан ук белеп кайткан.

Марат Бариев әйтүенчә, уеннарда дөньяның 145 иленнән катнашалар. Җыелучылар төрле телләрдә сөйләшә, гореф-гадәтләре, уй-фикерләре бер-берсеннән нык аерыла, ди министр. Шуңа күрә кыенлыклар булачагын яшерми ул.

Универсиада авылы мэры кем булыр?


Татарстаннар Универсиада авылы белән дә ныклап танышырга барган. Андагы спортчылар бистәсендә генә дә 1000 кеше эшли икән. Татарстанда узачак Универсиада өчен дә авыл төзергә туры киләчәк. Универсиада авылының мэры әлегә билгеле түгел. Министр сүзләренчә, Универсиада җитәкчелеге июль-август айларында билгеле булачак. Шул вакытта авылның мэры да сайланырга тиеш.

Белградтагы урыс-татар йорты

Марат Бариев
Белград шәһәрендә Татарстаннар урыс-татар йорты да ачып кайтты. Татарстанга Словения белән Германия дә үзләрендә шундый йорт ачарга тәкъдим иткән. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, әлеге илләр дә 2013 елда Татарстанда үтәчәк Универсиада вакытында Казанда үз йортларын булдырырга тели.

Министр сүзләренчә, Германиянең Казанда сыра йорты да ачасы килә. Марат Бариев исә алманнарга Германиянең Казанда инде бер сыра үзәге ачуын әйткән.

Татарстанның яшьләр, спорт һәм туристлык министры урыс-татар йортында башкаларга Казан турында һәр көн саен мәгълүмат бирүләрен искәртә. “Казанның кая икәнен белсеннәр өчен карта элеп куйдык. Урыс-татар йортын исә җирдә шундый республика, шәһәр, халык барлыгын белдерү өчен оештырдык.

Биредә төрле очрашулар булып тора, Универсиадада җиңү яулаучы Русия спортчыларын да шунда тәбриклибез. ФИСУ җитәкчеләрен дә урыс-татар үзәгенә чакырдык. Анда татар җырларын башкаралар, татар биюләрен бииләр, татар көйләре яңгырап тора”, ди Марат Бариев.

Шулай ук, Татарстанның “Татарика” халык уен кораллары оркестры Белгардта чыгыш ясап кайткан. Оркестрның җитәкчесе Ринат Халитов сүзләренчә, алар кунакларга Сәйдәш, Җиһанов, Фәйзи көйләрен уйнаган.

Универсиадада татар көрәше булачак

Универсиада вакытында ФИСУ ассамблеясенә татарстанлылар Казан шәһәрен тәкъдим иткән. Универсиада өчен нәрсәләрнең әзер булуы турында мәгълүмат тә бирелгән. ФИСУ вәкилләре Татарстан җитәкчеләреннән Универсиада вакытында Казанда ничә өстәмә спорт уены булачагы турында кызыксынган. Әлегә 12 уен өстәлер дип көтелә. Уеннар арасына татарча көрәшне кертү өчен нык торабыз, ди Марат Бариев.

Корылмалар төзү эше ничек тора?

Министр әйтүенчә, быел дүрт спорт корылмасын төзеп бетерү күздә тотыла. Республика көненә Казанда спорт үзәге ачыла икән. Казанның 9 югары уку йортында да спорт корылмалары төзелер дип көтелә. Алар яшьләрне Универсиада уеннарына җәлеп итәр, ди министр.
Төзеләчәк Универсиада авылы


Универсиадага барлыгы 64 бина төзелергә тиеш. Әлегә 28 бина гына әзер, ә 36-ы чират көтә.

Сербия Татарстаннан 20 елга алга атлый

Марат Бариев Белградта Универсиада өчен төзелгән корылмалар турында да әйтеп китте. Аның фикеренчә, Сербия спорт корылмаларын өлгертеп җиткерә алмаган. Чөнки анда сугыш булып алды, ди ул.

Шуңа күрә уеннар моннан 20-30 ел элек төзелгән корылмаларда да үткән. Шулай булуга да карамастан, алар замана таләпләренә туры килә икән.

Бариев сүзләренчә, Татарстан Сербия теге гасырда ук сафка бастырган корылмаларны әле төзеп кенә ята. Мәскәүдән кала Русиядә андый спорт корылмалары юк, ди министр.

Универсиада татарларны танытырмы?

Бариев Универсиада вакытында кирәк булачак волонтерлар мәсьәләсенә дә тукталды. Аның фикеренчә, волонтерлар итеп беренче чиратта татар яшьләрен алырга кирәк.

“Мәдәният, тарих ягыннан да үзебезне кунакларга лаеклы тәкъдим итәргә кирәк. Күрсәтмичә калсак, безне кунаклар аңламас. Бу юнәлештә җаваплы кешеләр эш алып барырга тиеш. Бу эш башланды да инде”, ди министр.

Бариев Универсиада татарларны таныту өчен зур мөмкинлек дип саный.
XS
SM
MD
LG