Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәркән башкаласы - Казан


Казан ярминкәсендә зәркан эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды. Aның төп оештыручысы “Казан ярминкәсе һәм “Алмаз Холдинг” зәркән компаниясе. Күргәзмәне 10000-нән артык кеше карар дип көтелә.

7 июль көнне җиденче тапкыр үткәрелүче зәркән эшләнмәләр күргәзмәсе чыннан да могҗизаи көчкә ия. Ул беренче чиратта хатын-кызларга шулай тәэсир итә. Бу көнне “Казан ярминкәсе”ндә йөрүче гүзәл затларның чик-чамасы юк иде.

Һәркем юрганына карап аягын суза - җитештерүчеләр гади, бик үк кыйммәтле булмаган алтын, көмештән башлап, бердәнбер нөсхәдә булган эшләнмәләргә кадәр тәкьдим итә. Биредә муенса-беләзектән кала, затлы итеп эшләнгән шәмаил, Коръән тышлыклары, көмеш савыт-саба, правослаулар өчен иконалар, сувенир кебек итеп эшләнгән чиркәү макетлары да сатыла.

“Мондагы матурлык күзләрне камаштыра. Үземә һәм дусларыма бүләкләр сайладым, шактый гына ташламалар да ясыйлар”, ди күргәзмәдә катнашучы Лилия ханым.

Быелгы ярминкәдә 200-гә якын компания катнашу теләген белдергән. Алар арасында Русиядә әйдәп баручы “Алмаз-Холдинг”, “Наше золото”, “Уфа ювелир заводы”, соңгы елларда Авропа, АКШ кебек илләрдә популярлыкка ия булган “Роберто Кавалли” фирмасы да бар.


Әлеге күргәзмә товар тәкъдим итү генә түгел, ә ювелир бизәнү әйберләре җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен дә хезмәт итә.

“Алмаз Холдинг” компаниясенең җитәкчесе Флүн Гомәров Русиянең өченче башкаласы булып саналучы Казанны зәркән осталары үзәге итеп күрә. “Акрынлап кирәкле инфраструктура туып килүен дә исәпкә алсак, бу хыял томышка ашыр дигән өмет бар”, диде ул.

Кризис булуга карамастан, “Алмаз холдинг” компаниясе Татарстанда тагын бер предприятиесен сафка бастыра. Дәүләт күзәтчелек инспекциясенең дә зәркән эшләнмәләр буенча Татарстанда бүлекчәсе ачыла. Ул ювелир һөнәрчелек үсешенә шактый өлеш кертер, дип ышана белгечләр.

Кайбер кибетләр алтын эшләнмәләрне 70-80% ташлама белән вәгъдә итә. Бу психологик алым гына. “Ювелир эшләнмәләр чери торган бәрәңге түгел, алар беркайчан да үз кыйммәтен югалтмый. Шуңа күрә мондый нәрсәләргә ышанмаска киңәш итәм”, диде Алмаз-холдинг җитәкчесе.


Җитештерүчеләрне базар шартлары борчый икән. “Дәүләт белән башкача сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Безгә алтын товарлары түгел, бары яхшы базар шартлары гына кирәк”, ди Флүн Гомәров.

“Алмаз Холдинг” компания хәйриячелек кысаларында быел мәктәп тәмамлаучы Балалар йортларында тәрбияләнгән 12 кызга ювелир эшләнмәләр бүләк итте. Мондый бәхет аларга укуда тырыш, мәдәни тормышта актив булганнары өчен тәтеде.

Әлеге күргәзмә 11 июльгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә һәркем күңеленә хуш килгән әйберен табар ди оештыручылар.
XS
SM
MD
LG