Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:24

Ралиф Сафин туган авылын зурлый


Июнь аеның соңгы якшәмбесендә Илеш районында урнашкан 60 өйлек татар авылы, 80 ел тулуын үткәрде.

Июнь аеның соңгы якшәмбесендә Илеш районында урнашкан 60 өйлек татар авылы, 80 ел тулуын үткәрде.

Уяндык авылының оешуына 80 ел тулу уңаеннан бәйрәмгә дәүләт эшлеклеләре, эшкуарлар, атаклы артистлар килде. Колхозлашу елларында яшь гаиләләрдән тармакланган ул авыл. Уяндык авылы халкына бүгенге көндә матур итеп яшәргә шул авылда туып үскән Ралиф Сафин ярдәм итә. Соңгы елларда бу авылда аның ярдәме белән мәчет салынды, урамга асфальт җәелде, юллар төзелде, зыярат койма белән әйләндереп алынды, авыл кырыендагы тауда чаңгы шуу урыны төзелде.

Авылда чишмә сулары тау астыннан урамга күтәртелде. 600 машина куярлык тукталыш җиһазландырылды. Тау астында фонтаннар бәреп тора, телефоннар кертелде. Берничә гектар җирдә яшелчә теплицасында кыяр помидор үстерәләр. Яшелчәгә якын-тирә авыллары гына түгел, хәтта ераклардан да Уяндыкка киләләр. Хәзер анда чабыш атлары, сарыклар үрчетәләр. Уяндык авылында яшәргә теләүчеләргә йорт салырга ярдәм итәләр. Уяндыкны күпләр “Сафиннар авылы” дип йөртә инде. Быел зур бәйрәм итеп үткәрелде.

Авылның 80 еллык бәйрәмен дә Русия Федерация Шурасындагы Алтай өлкәсенең вәкиле Ралиф Сафин оештырды. Шулай ук яшьләр көнендә, Евровидениедә икенче урынны яулап алып, дөньяга танылган җырчы Алсу да үзенең туган көнен Уяндыкта уздырды.

Уяндык авылының зур юбилеена кайткан кунаклар арасында генерал- лейтенант Виктор Муикин, Советлар Союзы герое Артур Чилингаров бар иде. Русиянең Федерация Советында Татарстан вәкиле Әгъзам Гөбәйдуллин да килде. Ул Казан Кирмәне турында затлы бизәкле китап формасында ясалган альбом һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең имзасы куелган бүләген, Сөембикә манарасы төшерелеп тукылган келәмен Яңа Аю авыл музеена бүләк итте.

Килгән кунаклар, Ралиф Сафинның үз авылын үстерүдә зур эш башкаруын хупладылар.

Шулай ук кунаклар арасында Бөгелмә шәһәренең мэры Наил Mәһдиев, Актаныш районы хакимият башлыгы Ингел Фәттаховта килгән иде, диде бәйрәмне күргән Нәфисә Гыйльманова.

“Бәйрәмдә халык бик күп иде. Концертта күренекле җырчылар Лев Лещенко, “Белорусские песняры”, Казанның “Дорога из города” бию ансамбле, Уфадан Айдар Галимов, Роберт Тимербаевлар чыгыш ясады. Концертны сәхнәне күрсәтеп торган олы экраннар аша карадык. Ат чабышы булды, беренче урынга машина бирделәр. Концерт салют белән тәмамланды, әмма халык иртәнге сәгать 3кә кадәр таралмады. Ралиф Сафин үз чыгышында Уяндыкны тагын да үстерү планнары белән уртаклашты. Авылда 4 урам ясарга теләвен әйтте. Яшьләрне эшкә чакырды. Ел саен Уяндык авылында яшьләр фестивален үткәрергә теләкләре барын белдерде”, ди Нәфисә Гыйльманова.

Ралиф Сафин кебек эшкуарның үзе тапкан малын туган ягын бизәргә,үз халкының мәдәниятен үстерүгә багышлауы, татар дөньясында әле беренчеләрдән генә булган үрнәк, диләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG