Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:04

Уйгырлар Кытайны хәбәрләрне яшерүдә гаепли


Бөтендөнья уйгыр конгрессы Кытай хакимиятләре Өремчедә һәлак булган һәм кулга алынган уйгырлар турында мәгълүматне яшерә, дип белдерде.

Пекин хәбәр итүенчә, Көнчыгыш Төркистанда тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 157 кеше һәлак булган, меңнән артык кеше яраланган, 1500ләп кеше кулга алынган.

Бөтендөнья уйгыр конгрессы рәисе Рабига Кадыйр, 400дән артык кеше һәлак булган, меңләгән кеше кулга алынган, диде.

Пекинда Өремче каласында булган хәлләр турында үзенең интернеттагы сәхифәсендә язып чыккан уйгыр укытучысы кулга алынган.

Өремчедә комендант сәгате кертелгән, урамнарда меңләгән хәрби тәртип саклый.

Кытай хакимиятләре тәртипсезлекләрне оештыруда гаепле булганнар үлем җәзасына хөкем ителергә мөмкин, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG