Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сталинизмны нацизмга тиңләүгә каршы


Русиянең Дәүләт думасы депутатлары Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының икенче дөнья сугышы башланганда Германиядә Һитлер һәм Советлар Берлегендә Сталин рольләрен тиңләштергән резолюциясенә каршы чыкты. Бүген Мәскәүдә узган матбугат очрашуында, тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Андрей Нестеренко, "резолюциядә тарихны сәяси максатларда бозып күрсәтү тырышлыгы ясала, бу кабул ителерлек хәл түгел, диде.

Оешма 23 август көнен сталинизм һәм нацизм корбаннарын искә алу көне итеп игълан итергә тәкъдим итте.

1939 елның 23 августында Германия һәм Советлар Берлеге көнчыгыш Европаны бүлү турында килешүгә кул куйган.

Русия парламенты резолюция “Европаны фашистлардан азат иткәндә һәлак булган миллионнарча кешенең якты хәтерен мыскыл итә”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG