Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Рабига Кадыйр Төркиягә кертеләчәк


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган, “мөрәҗәгать иткән очракта, Бөтендөнья уйгыр конгрессының АКШта сөргендә яшәгән җитәкчесе Рабига Кадыйрга Төркиягә керү өчен виза бирәләчәген” белдерде.

Италиядә барган “Зур-8” саммитына барыр алдыннан бу хакта мәгълүмат чаралары алдында ясаган белдерүендә премьер Эрдоган, "Рабига Кадыйр әлегә кадәр Төркиягә килү турында безгә мөрәҗәгать итмәде, ләкин газеталарда укыган хәбәргә күрә, ул элекке хакимият вакытында мөрәҗәгать иткән, аңа виза кире кагылган. Әгәр ул килергә теләсә - виза бирәбез”, диде.

Рабига Кадыйр ике көн элек Төркия мәгълүмат чараларына Синҗандагы вазгыят турында биргән әңгәмәсендә моннан элек Төркиянең Вашингтондагы илчелегенә ике тапкыр виза өчен мөрәҗәгать итүен ләкин аның кире кагылуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG