Accessibility links

Мөслим авылы бетә


1957 елда “Маяк” шартлавында атом нурланышы алган Мөслим авылы халкы 2009 ел азагына кадәр күчеп бетәчәк. Мөслим урынында урман булачак.

2006 елда Русиянең атом энергиясе министрлыгы һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәте Кунашак районы Мөслим авылы халкын күчерү һәм яңа торак белән тәэмин итү турында килешү төзеде.

Бүгенге көндә авылда 150 гаилә калган. “Аларны күчерү 2009 ел азагына тәмамланачак,” диде атом министрлыгы вәкиле Игорь Конышев.

Мөслим авылы егете Рәмзис Фәйзуллин 2005 ел
Килешү нигезендә Росатом авылдагы йортларны сатып ала. Шул акчага 400ләп гаилә үзләренә Чиләбедә фатир алган, 176 гаилә Яңа Мөслим станциясенә күчкән, 24 гаилә Кунашак район үзәгендә торачак. Барлыгы Мөслим авылыннан 741 гаилә күчерелә.

Ике ел эчендә авылдагы бөтен йортларны җимереп чүпне махсус билгеләнгән урыннарга күмү, авыл урынына урман утырту каралган.

Шулай ук 2008 елда башланган Теча елгасын тернәкләндерү дәвам итә. Бу ике проект махсус Росатом һәм Чиләбе өлкәсе хисабына экологик программа кысаларында тормышка ашырыла.


1957 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсендә урнашкан “ябык” шәһәрләрнең берсендә беренче совет бомбасы ясау өчен плутоний җитештергән “Маяк” комбинатындагы шартлау нәтиҗәсендә тирә-юньгә Чернобыльдәгегә караганда 200 тапкыр күбрәк радиация таралган, әмма бу хакта халыкка әйтмәгәннәр.

Берләшмә янында ук урнашкан Татар Караболагы авылы халкы зур зыян күргән. Биредә яшәүчеләрнең инде күпчелеге үлгән, ә исәннәрнең 80-90% нурланыш һәм яман шеш авыруларыннан газап чигә.
XS
SM
MD
LG