Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Самар" бөлгенлеккә төште


"Самар" һава юллары ширкәте бөлгенлеккә төшүен игълан итте. Бу хактагы карар Самар өлкәсе арбитраж мәхкәмәсендә кабул ителгән. Милек сатудан алган акча бурычларны түләүгә тотылачак, ширкәт юк ителәчәк.

Идел буе төбәгендәге иң зур һава ширкәтенең салым хезмәте, банклар, ягулык ширкәтләре һәм һава аланнарына 3 миллиард сум бурычы җыелган.

Белгечләр фикеренчә "Самар" ширкәтенең милке кредитларны түләүгә җитмиячәк.
XS
SM
MD
LG