Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчетендә кызлар да ял итә


Ижау Җәмигъ мәчете каршында оештырылган мәдрәсәдә ислам дине нигезләрен үзләштерүче малайлар-кызлар өчен җәй айларында ял итү лагерьлары оештырыла.

Ике дистә елдан артык балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтү, күңелләренә иман нуры сеңдерү мәсьәләсе Ижау Җәмигъ мәчетендә ансат хәл ителә. Кыш буена малайлар-кызлар мәчет каршындагы мәдрәсәгә йөри. Сабакка йөрүчеләргә җәй айларында белемнәрен камилләштерү һәм дуслары белән аралашып ял итү өчен мәчеттә җәйге курслар оештырыла. Июнь аенда малайлар ике атна ял итте. Хәзер мәчеткә җәйге лагерьга егермедән артык кызлар җыелды.

Җәйге ялны оештыручыларның берсе Назыймә ханым Ихсанова. Ул ун еллап элек шушындый ял итү лагерен Кече Пурга районы Яган мәчетендә оештырулары хакында сөйләде. Әмма тәрбиячеләр һәм мөгалимәләр балаларны читкә алып чыгудан баш тартканнар. Шәһәрдә аларның иминлеген саклау күпкә җиңелрәк икән.

“Әлеге сменада мәчеттә егермедән артык кыз бала дини белемен арттыра, ял итә. Ике укытучыбыз, бер тәрбиячебез бар. Укып, уйнап, ашап ял итәләр.

Бу лагерьлар бик кирәк. Биредә балалар ислам нигезләрен өйрәнү белән генә чикләнми. Алар әдәпкә, тәртипкә дә йөрәнә. Бүген балаларны замананың тискәре йогынтысыннан саклап та калырга кирәк бит әле. Наркотитклар белән дә уйный башлый бит алар. Әдәпсезлек тә бар. Әти-әнисенең эштә булуыннан файдаланып, урамда йөриләр. Ә мәчеткә алар иртән килә һәм көне буе тәрбиячеләр күз алдында торалар”, ди Назыймә Ихсанова:

Хәзер сабак укыту бик җитди рәвештә алып барылмый. Дәресләр уен белән чиратлашып уздырыла. Кечкенәрәкләр күбрәк рәсем ясау, хәрефләрне үзләштерү һәм башка шундый мавыктыргыч та, шул ук вакытта күңелләренә хуш килгән эш белән мәшгуль. Укытучыларның фикере - уен рәвешендә оештырылган дәресләр күпкә яхшы сеңә бала күңеленә.

Ижаулардан тәжрибә тупларга Воткинск мәчетеннән Венера Ашрапова да килгән. Үз шәһәрләрендә дә шундый смена оештырырга нияте.
Алисә, Далия, Ләйсән исемле кызлар лагерьга рәхәтләнеп йөрүләре белән уртаклаштылар.

Олырак кызларның бөтенләй башка максаты. Алар мөгалимәләре белән Коръәнне яттан түгел, хәреф танып укырга өйрәнүләрен дәвам итә.
Ләйсән Нигъмәтуллина кызлардан канәгать.

“Беренче тапкыр эшлим. Балалар бик тыныч. Үзләре теләп киләләр. Кызлар тәнәфестә ял минутларын урамда төрле хәрәкәтле уеннар уйный. Тагын конкурслар да оештырабыз. Мәсәлән, кызлар өчен мөселман киемнәре рәсемнәрен ясау, матур итеп яулык бәйләргә өйрәнү. Балаларга бик ошый. Үземә дә”, диде ул.

Биредә ял итү өчен әти-әниләре бер тиен дә түләми. Барлык чыгымнарны мәчет үз өстенә алган. “Шулай ук ярдәм итүчеләр дә бар”, диде Назыймә ханым Ихсанова.

Шулай итеп, җәй айларында да кызлар белем дә туплый, ял да итә, дуслары белән дә даими аралашып үткәрә көннәрен...
XS
SM
MD
LG