Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан тәҗрибәсе Сочига


Казан Универсиадасын оештыру комитеты киңәшмәcе уңаеннан Татарстан җитештерүчеләре үз машиналарын тәкъдим итә, халык шәһәр рәтләнә дип сөенә.

Казан Ратушасына килгән рәсмиләрне Чаллыда һәм Алабугада эшләнгән мини һәм микроавтобуслар каршы алды. Аларның бөтенесенә диярлек Казан Универсиадасы билгеләре төшерелгән. Араларындагы бер микроавтобус Сочи Олимпиадасы билгеләрендә иде.

“SOLLERS-Чаллы” Ачык акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге башлыгы Лилия Абалонская үзләрен һәм шулай ук Алабугадагы машиналар җитештерүче ширкәтне дә Казанда узачак Универсиада хезмәттәшләре итеп күрергә теләүләрен белдерде. Абалонская сүзләренчә, Русия хөкүмәте рәисе беренче урынбасары, Универсиаданы оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов үткәрәчәк киңәшмә буласы бина янында машиналарның тезелеп торуы бу үзенә күрә аларны тәкъдим итү кебек.

“Безнең машиналар бу чара өчен бик кулай булачак. Беренче чиратта спортчыларны ташу өчен. Шулай ук такси буларак та кулланырга мөмкин. Анда “Ашыгыч ярдәм” һәм шулай ук штаб-машина да бар. Алар барсы да Универсиада стилендә бизәлгән.

Шуңа күрә без ул машналарга сорау туар дип ышанабыз. Чөнки алар Татарстанда җитештерелә бит”, ди Абалонская. Алабуга һәм чаллылар үзләренең машиналарын Сочига да алмаслар микән дип өметләнә. Абалонская “SOLLERS-Чаллы”ның бүген айга күпме машина җитештергәнен әйтмәде.

Билгеле булганча, финанс кыенлыклары сәбәпле әлеге ширкәтләр тулы куәтендә түгел. “SOLLERS-Чаллы” атнасына 3 көн генә эшли. Универсиадада Татарстанда җитештерелгән машиналар хезмәт күрсәтергә тиеш дигән карар кылынса, бу бик күпләгән кешене эшле итәр иде, дигән фикердә “SOLLERS-Чаллы” вәкилләре.

Ратушада киңәшмә башланганчы Мәскәү рәсмиләре һәм Татарстан җитәкчелеге төзелә торган һәм төзеләчәк спорт корылмалары белән танышты. “Татар-информ” хәбәр итүенчә Шувалов: “Күрәбез, монда әзерлекле проектлаучылар һәм төзүчеләр яхшы эшли. Күп корылмалар сентярь – октябрь айларына әзер булачак”, дип белдергән.

Игорь Шувалов
Универсиаданың Олимпиада алдыннан үтүен билгеләп ул, Сочидагы 2014 ел уеннарын югары дәрәҗәдә оештыру өчен волонтерларның Казанда яхшы тәҗрибә тупларга тиешлекләрен дә әйтеп узган.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Универсиадага 1 ел кала барлык спорт корылмалары да әзер булачак дип белдерде. Шулай ук ул бүген кунакларны һәм спортчыларны урнаштыру, иминлек мәсьәләре хәл ителүен дә әйтте.

Универсиада авылы булачак урын тирәсендә яшәүчеләр: “Ярый әле шундый зур түрәләр килде, бу кадәр чисталыкны кайчан күрер идек”, дип белдерде. “Урамнарны юдылар, газоннарны чистарттылар. Анда бер галәмәт инде”, ди шул якларда яшәүче Разыя. Иртән эшкә барганда алар күп еллар буе кеше кулы тимәгән җәяүле юлларының чистаруына да нык гаҗәпләнгән.

Шулай ук Универсиада авылы ягында яшәүчеләр озакламый алар янында метроның тагын бер станциясе ачылачагына да сөенә. Универсиада үтәсе булмаса ул станция кайчан ачылыр да, шәһәр үзәгенә кадәр бөкеләрдә сәгатькә якын баруыбыз күпме дәвам итәчәге билгеле булмас иде, ди алар.
XS
SM
MD
LG