Accessibility links

НАТО җитәкчесе Латвиягә килде


НАТО генераль секретаре буларак соңгы сәфәрендә Яап де Хооп Схеффер, НАТО Латвиянең иминлеген тәэмин итәчәк, дип ышандырды. Әмма бу иминлек өчен түлисе бар, диде Схеффер. Илнең хәрби көчләрен тоту белән бергә моңа Латвия үсешенең 2% кадәр чыгымнар тотыла.

Латвия президенты Валдис Затлерс, кризиска карамастан Латвия әгъзалык акчаны вакытында түләп барачак, дип белдерде һәм Латвиянең Әфганстанны төзекләндерүдә катнашачагын әйтте.

Яап де Хооп Схефферның НАТО генераль секретаре вазыйфасында мөддәте 31 июль тәмамлана.
XS
SM
MD
LG