Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:01

Оренбур сәнгать училищесының чыгарылыш курсы студентлары диплом эшләре яклады. 4 ел буена студентлар батик, гобелен белән зшләргә, җылы шәл һәм нәфис палантин бәйләргә өйрәнә.

Шәл бәйләргә өйрәтүче оста - милләттәшебез, танылган рәссам Рима Якупова.

“Бу һөнәр белән күбрәк татар хатын-кызлары шөгыльләнә. Оренбур өлкәсенең һәрбер татар авылында туган кыз кечкенәдән шәл бәйли белә. Шул сәбәпле, әлеге училищега укырга дип татар кызлары сирәк килә” , диде училищеның рәссамы Рима Якупова.

Ирина Строгонова диплом эше итеп паутинка белән палантин бәйләгән, ә Татьяна Плаксина путинка белән ике өчпочмаклы яулык тәкъдим итте. Ләкин кызларның проект темалары бер - ул Сочида үтәчәк Олимпиада. Паутинка читләрендә балдаклар - Олимпиада символы. Урталарында - кар бөртекләре, кышкы пейзаж.

Кызлар иҗаты

Нәтиҗәдә, комиссия тарафыннан, ике диплом эше дә югары бәя алды. Ә кызларның хыялы - белемнәрен югары уку йортларында камилләштерү һәм яхшы рәссам булу .

Укытучылары – Рима Якупова кызларга яхшы белгеч булырга ярдәм итә, әлеге кызлар останың җиденче чыгарылышы. Шуңа күрә, бер генә шәһәр бәйрәме дә училище кызларының күргәзмәсеннән башка үтми. Рима үз чиратында , шәл бәйләү һөнәрен әнисеннән үзләштергән. Әнисе – Фирдания Шафикова данлыклы шәл бәйләүчеләр нәселеннән, үз хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән ханым.

“Әле Олимпиадага кадәр училищеда дүрт чыгарылыш булачак. Кызлар Сочи вакыйгасына кадәр бүләкләр генә түгел, ә сату өчен сувенирлар да бәйли алыр иде. Кәсепне саклап калу – акча да таләп итә”, диде комиссия әгъзалары.

XS
SM
MD
LG