Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү тыюдан әз генә тыела


Русиядә югары уку йортларында туган телдә белем бирүне тыю юкка чыгарыла. Мәскәү милли телләрдән бер адым артка чигенде.

Татарстанның мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белдерүенчә, Русия мәгариф министрлыгы башта ук мондый хата җибәрергә тиеш булмаган. Татарстан рәсмиләре мәктәпләрдә ана теле киләчәктә дә укытыла дип вәгъдә итә.

Министр урынбасары Мәскәүнең чигенүен төрле милләт вәкилләренең мәнфәгатьләрен кайгыртуның кирәклеген дәлилләвен әйтә. Туган телдә белем алу милләтләрнең Конституциядә күрсәтелгән хокукы, ди ул.

“Уставның беренче вариантында урыс телендә генә укыту турында сүз бар иде. Безнең республика бу уңайдан Мәскәүгә мөрәҗәгать юллады. Русия мәгариф министры ике телдә укытырга ризалык бирде. Проектка үзгәрешләр кертелде”, ди Данил Мостафин.

Татар теле дәресләре кыскартылмый

Хәзер укытучылар, укучылар да җәйге ялда. Әмма ана теле укытучыларын татар теленә бүлеп бирелгән дәресләрнең кыскартылу куркынычы борчый.

Данил Мостафин исә бер генә ана теле дәреснең дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысының да эштән азат ителмәвен вәгъдә итә. Яңа укыту стандартларына исә 2010 елның 1 сентябреннән генә күчә башлыйлар икән.

“2010 елда беренче сыйныфка керәсе балалар яңа стандартлар белән укый башлый. Ә мәктәпкә алдан кабул ителгән укучылар иске стандартлар белән укып бетерәчәк. Димәк, 10 ел дәвамында ике стандарт: иске һәм яңасы эшләячәк”, ди Мостафин.

Мәскәү Казанны ишетә

Хәзер белем бирү өчен 4 проект тәкъдим ителә. Мостафин фикеренчә, бер ел элек тәкъдим ителгән проект белән чагыштырганда, быелгысында татар теле һәм әдәбияты дәресләренә урын бар, ди министр урынбасары.

“4 вариантның икесендә чыннан да милли телләрдә белем бирү, туган телне өйрәнү каралган. 4-нең бересе генә сайлап алынырга тиеш дигән сүз түгел. Дүртесе дә төрле уку йортларында кулланылырга мөмкин”, ди ул.

Мостафин сүзләренчә, Татарстан 4 варианты сайлауны хуп күрә. Анда урыс һәм татар теле дәресләренә сәгатьләр тигез итеп бүленгән. Ә менә 3 вариант Татарстаннан читтә яшәүе татарларга туган телне өйрәнү өчен бик кулай булачак, ди министр урынбасары.

Читтәге татарлар да аваз салсын

Мостафин фикеренчә, Русиядә уртак укыту стандарты булырга тиеш. Мәсәлән, Башкортстанда, Чиләбедә, Кировта һәм татарлар яшәүче башка өлкәләрдә татар теле һәм әдәбиятын төрлечә укыталар.

Данил Мостафин уртак укыту программасы, дәреслекләр булдырырга кирәк, ди.

“Бу яктан караганада, мәсьәлә бөтенләй башка чишелеш ала. Әмма читтә яшәгән ватандашларыбызның да бу юнәлештә активлыгы кирәк булачак. “Безгә менә шушы рәвештә укытырга мөмкинлек бирегез”, дип мөрәҗәгать юлланылырга тиеш. Көтеп ятарга гына кирәкми.

Проект кабул ителсә, һәрхәлдә мөмкинлек булачак. Әле бит расланган укыту стандартын күргәнебез юк. Бу юнәлештә эш алып барыла гына. Бик күп тәкъдимнәр әйтелде. Аларны да эшкәртеп бетерәсе бар. Тел һәм әдәбиятка килгәндә, эчтәлек мәсьәләсен хәл итеп бетерү зарур”, ди Данил Мостафин.

309 канун үз көчендә кала калуын

2007 елда ук кабул ителгән 309 канун әлегә үз көчендә кала. Әмма Данил Мостафин яңа укыту стандартларының башка милләтләрнең дә ихтыяҗларын истә тотып эшләнергә тиешлеген искәртә.

“Стандартлар милли, төбәк, этномәдәни мәсьәләләрне исәпкә алып төзелергә тиеш. Моңа дәүләтнең канун белән расланган гарантиясе булырга тиеш. Без моннан кире кайтмыйбыз һәм алга таба да бу юнәлештә эшлибез”, ди министр урынбасары.

Данил Мостафин исә БДИ татарча бирү турында әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм дип белдерде. Әмма бу өлкәдә дә эш алып барыла, ди ул.
XS
SM
MD
LG