Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Шәҗәрә барлау кемгә файда?


Башкортстанда иң яхшы төзелгән шәҗәрәләргә иҗади бәйге оештырылды. Республика күләмендә үтүче шушы ярышка бу елның декабрь аенда йомгаклар ясалачак.

Соңгы елларда Башкортстанда “Шәҗәрә бәйрәме” дигән мәдәни чаралар оештыру киң таралу алды. Башкортстан хөкүмәте карары нигезендә башланган иде бу бәйрәмнәр. Үзенчә өстән төшерелгән, ясалма бәйрәм дип тә кабул ителде ул шуңа күрә. Хәтта Башкортстан җитәкчеләре, теге яки бу районда шәҗәрә бәйрәмнәре сүлпән оештырыла дип, андагы җирле түрәләргә шелтә дә белдергәләп тора.
Шәҗәрә бәйрәмнәре аеруча башкорт районнарында зурлап оештырыла. Урындагы үзидарә оешмалары да моның өчен билгеле күләмдә акча күчерә, оештыру эшләрен алып бара. Татар районнарында да шәҗәрә бәйрәмнәрен оештырмый хәлләре юк, чөнки бәйрәмне оештырмасаң, начар булып күренәчәксең һәм югары вазыйфаңнан да колак кагуың бар.

Шәҗәрә бәйрәмнәренең тагын бер юнәлешен уйлап тапты республика мәдәнияте өчен җаваплы түрәләр. Хәзер алар иң яхшы шәҗәрә төзегән гаиләләр арасында ярыш оештыра. Бу бәйге районнарда үтә дә инде. Журналистлар белән очрашуда Башкортстан Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова менә ниләр әйтте бу хакта:

“Шәҗәрә бәйгесе игълан ителгәч тә, Уфада аңа әзерлек башланды. Мәктәпләрдә, оешмаларда, ширкәтләрдә үз бәйгеләре үтә. Аннан инде бу бәйге район күләменә, аннан республика дәрәҗәсенә чыга”.

Башкортстандагы танылган галим һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, башкорт галимнәре һәм республика түрәләре шәҗәрә бәйрәмнәре һәм шәҗәрә бәйгеләре оештырып, һаман да үз файдасын каера.

“Хәтта саф татар районнарында да шәҗәрәңне башкорт ыруларыннан чыккан итеп күрсәтсәң, мактауга лаек буласың, - ди Илдар Габдрафыйков. - Бу исә һаман да татарларны башкорт итеп күрсәтү һәм башкортларны татарлар исәбенә арттыру максатында эшләнә”, ди ул.

XS
SM
MD
LG