Accessibility links

Ижаудагы татар гимназиясендә проблема чишелмәде


Гимназия мәйданы киңәйде – ул яңа бинага күчте. Әмма ата-аналар да, укытучылар да әле канәгать түгел.

Җәй уртасы. Мәктәпләпдә - каникуллар. Ә менә татар гимназиясе укытучылары балаларны җәйге ялга озатса да, үзләренә ял итәргә әле күренми дә.

Гимназиянең бинасы кечкенә (ул 1936 елда төзелгән), анда заманча таләпләргә нигезләнеп белем бирү мөмкинлекләре юк. Агымдагы елның февралендә Удмуртиядә татар мәдәнияте көннәре вакытында Татарстаннан делегация белән очрашуда шәһәр башлыгы Виктор Балакин гимназияне 38-нче мәктәп бинасына күчерергә сүз бирде. Әмма бу хәбәр таралу белән, каршылыклар килеп туды. Беренчедән, 38-нче мәктәп коллективы һәм бер төркем ата-аналар гимназиянең әлеге мәктәпкә күчерелүенә каршы чыкты. Икенчедән, гимназиядә укучы балаларның әти-әниләре уку йортын әлегә кадәр аны җитәкләгән Гөлзирә Әхмәтшинаны калдыруны үтенде.

Күптә үтмәде, шәһәр җитәкчеләре бәхәсне чишү юлын үзенчә хәл итте - кризиска селтәп, быел гимназияне күчермәскә дигән карар кабул итте. Әмма, бу вәзгыять хакында Удмуртия президенты Александр Волковка җиткерелде. Ул үз фикерен ассызыклап, гимназияне быел ук икенче бинага күчерергә, ә аның җитәкчесе итеп башка - бу ике уку йортына бәйле булмаган кандидатураны билгеләргә тәкъдим итте.

Гимназия июнь азагында Ижау шәһәренең 38-нче мәктәп бинасына күчте. Әле бу башкарыласы гамәлләрнең башы гына. Биредә хәзер эшнең иң кайнаган чагы. Гимназия һәм 38-нче мәктәпнең педгагогларын, укучыларын, аларның ата-аналарын иң беренче чиратта берләштереп, бер гаилә итәсе бар. Әлегә бу мәсьәләдә киеренкелек чагыла. Берләштерелгән педагоглар яңа уку елына планнар билгеләү, ата-аналарның сорауларына җавап бирү, шулай ук җәй айларында класс бүлмәләрендә башкарыласы төзекләндерү эшләрен хәл итү һәм башка көн кадагында торган мәсьәләрне чишү өчен шушы көннәрдә киңәшмәгә җыелды.

Анда Ижау шәһәре администрациясе җитәкчесенең урынбасары Александр Прозоров, мәгариф бүлеге башлыгы Валерий Шляфер да бар иде. Тик стратегик планнар турында журналистларга тыңларга туры килмәде. Күрәсең, алар хакында җәмәгатьчелек белергә тиеш түгел. Шуңа да залдан журналистларның чыгып китүен таләп иттеләр.

Күп тә үтмәде, киңәшмә залыннан ата-аналар да чыкты. Фойеда гимназия һәм 38-нче мәктәптә укучы балаларның ата-аналары моң-зарларын бер-берсенә юнәлтте.

“38-нче мәктәптә укучы балаларның әти-әниләре гимназиянең бу бинада булуына каршылыкларын ата-аналарның яшәү дәрәҗәсе уртача булуын, шуңа өстәмә белем бирү өчен тагын 350 сум акча таба алмаячак”, дип дәлилләде. Шул ук вакытта икенчеләре балалары ныклы белем алуларына инана.

Ә гимназиядә укучы ата-аналар, миллион сумлык грантка ия булган уку йортында элек ныклы, тирән белем бирелүен ассызыклады. Хәзер уку сыйфаты югалмасмы, балаларның тәртибе шулай ук ныклы контрольдә тотылачакмы дип борчыла алар.

Камил һәм Рәмилә Минигәрәевлар өч баласы да гимназиядә укый. “Без аларның гимнзиядә укуларыннан канәгать. Балалар гимназиядә көн буе тора. Безнең өчен бу бик әйбәт. Чөнки без уйламыйбыз, бала кайда, ни эшли? Без беләбез – алар мәктәптә. Түгәрәкләргә йөри, дәрестә уздыра вакытын, укытучы белән саф һавага чыга. Аннары балаларны ике тапкыр ашаталар.

Хәзер без гимназиядә җайга салынган бар нәрсәне дә яңа уку йортына алып килүне таләп итәбез. Без үзебезнең директор белән күчәрбез дигән идек, чөнки ул 11 ел гимназияне җитәкләде, эшне яхшы белә. Ә хәзер 38-нче мәктәпнең директорын куйдылар. Без аның эш нәтиҗәсе түбән булуыннан, аннан соң гимназияне күчерү турында сүз чыккач, аның каршы торуын ишеттек. Шуңа хәтта күчәсебез дә килмәгән иде. Ә бу мәктәптән бик яхшы уку йорты оештырып була, әлбәттә, теләк булса”, ди Камил һәм Рәмилә Минигәрәевлар.

Рилия Закированың да ике улы гимназиядә укый. Бәхәс килеп тугач, алар белән өйдә икенче мәктәпкә күчү турында сүз кузгалтып караганнар. Әмма уллары икеседә укуларын гимназиядә дәвам итәргә дигән фикердә. Тик әниләре киләчәктә уку процессы ничек оештырылыр дип борчыла.

“Олы улым унберенче класска укырга бара. Бик җаваплы ел. Югары уку йортына укырга кертәсе килә. Бу бит бинага гына бәйле түгел. Гимназиядә бердәм имтиханнарны балалар бик уңышлы – 100% тапшырды. Тирән белем бирү, укыту сыйфатының дәрәҗәсе төшмәсме?”, дип борчыла Рилия Закирова.

Динара Камалетдинованың кызы беренче сыйныфка укырга керә. Ул беренче сыйныф өчен бирелгән бүлмәдән канәгать булмавын белдерде.

“Безгә бүлмәне беренче каттан бирделәр. Бүлмә җайсыз, бер яктан чишенү өчен урын икенче яктан мәктәп мастерское. Кыш көннәрендә анда аеруча салкын булачак. Җил уйнап тора”, ди ул.

Дөрестән дә, гимназия укучыларына бирелгән бүлмәләрдә төзекләндерү эшләрен башкару өчен күп көч һәм финанслар таләп ителәчәк. Мәсәлән, булачак эстетика һәм музыка классы куркыныч хәлдә.

“Балаларга матурлык дөньяны коткарачагын күңелләренә, йөрәкләренә матур булмаган бүлмәдә сеңдерү, әлбәттә урынсыз”, дип уртаклашты Гөлирә Ганиева.

Татар теле бүлмәсен дә тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен күп чыгымнар кирәк булачак. “Бүлмәләрдә косметик ремонт кына ясарга кирәк”, диде Ижау шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Александр Прозоров. Ремонт эшләренә шәһәр бюджетыннан 800 мең сум акча биреләчәк – аның 500 меңе хәзер, 300 меңе өченче кварталда уку йорты хисабына күчереләчәк.

Кайбер бүлмәләрдә чыннан да косметик ремонт белән генә котылып булмаячак. Ә менә татар теле укытучысы Лариса Моратовага бәхет елмайган. Ул укытачак бүлмә яхшырак сакланган. Укытучы үз классында әти-әниләрнең матди ярдәме һәм кул көче белән ремонт эшләрен башкарган. Стеналарны ачык төскә һәм тәрәзәләрне буяганнар.

Гимназиядә балаларга өстәмә белем бирү дә җайга салынуын, укучыларның тәртипләре дә ныклы контрольдә тотылуын, тискәре йогынтыларга бирешмәс өчен чаралар күрелүен исәпкә алды ата-аналар.

“Иң мөһиме гимназиядә тәртип иде. Ничә ел балаларны китереп, алып китеп йөрдем, бер тәмәке тартучы укучыны да күрмәдем”, ди Камил Минигәрәев.

“Сөйләшүләре дә икенче төрле гимназия балаларының. Башкалардан аерылып тора. Аны да югалтасыбыз килми”, дип өстәде Рәмилә Минигараева.

Укытучылар арасында да төрле фикерләр бар. Ә шулай да эш уңай булуына өметләнәләр. “Безнең гимназия яңа бинага күчте. Билгеле яңалык башта ничектер куркыта. Ләкин һәрнәрсәне яхшыга юрарга кирәк. Беренче авырлыклар куркытса да, киләчәктә яхшы булыр уйлыйм”, диде Лариса Моратова.

Шулай да, әлегә гимназия проблемалары хәл ителде дип әйтергә иртә. Аның җитәкчесе дә бу вазыйфаны вакытлыча башкара. Ул элеккеге 38-нче мәктәп директоры Әлфия Баһаутдинова, диде Ижау шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Александр Прозоров.

Александр Прозоров сүзләренчә, бу уку йортын районда гына түгел, хәтта республика күләмендә иң яхшы мәктәпләр сафына бастыру мөһим бурычларның берсе. Ә моның өчен әле бик күп тырышасы бар.

Русия президенты трафыннан игълан ителгән бәйгедә катнашып, гимназия миллион сумлык, ә берничә укытучы йөз мең сумлык грантка ия булды. Шушы ирешелгән уңышларның дәрәҗәсен тешермичә, тагын да югары биеклекләр яулау – берләштерелгән уку йортының максаты. Әлегә биредә бәхәс бара. Ата-аналар уку йортының җитәкчесе итеп башка кешене билгеләүләрен тәлап итә.
XS
SM
MD
LG