Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багратионскида яшәүче татар кешесе хөрмәтләнде


Гирфан әфәнде тормыш иптәше Лия ханым һәм кызы Ләйлә белән
Гирфан әфәнде тормыш иптәше Лия ханым һәм кызы Ләйлә белән

Чыгышы белән Омски өлкәсенән булган Гирфан Бахтияровка “Багратионскиның шәрәфле гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.

Бу исем аңа иҗтимагый эшләрдә күрсәткән активлыгы һәм иң әһәмиятлесе -танылган татар шагыйре Фатих Кәрим каберенә яңа һәйкәл куюны оештырганы һәм бу эшне тулысынча башкарып чыгарганы өчен бирелде.

Чыгышы белән Омски өлкәсенең Большеречье районы Яланкул авылыннан булган Гирфан Бахтияров 1965 елда Багратионски шәһәренә күчеп килә. Ул Фатих Кәримнең шул якларда һәлак булуы хакында ишеткән була һәм, килеп урнашуга, шагыйрьнең каберен эзли башлый. Гирфан әфәнде шул ук елны Фатих Кәримнең һәм аның белән бергә күмелгән 10 солдатның каберен таба.

Авыл зиратындагы бу каберлекне ул Багратионски шәһәрендәге мемориаль комплексның Хәтер аллеясына күчерелүенә ирешә. Кабер өстенә зур булмаган һәйкәл дә куела. Еллар узып, һәйкәл шактый таушалганан соң, 2007 елда аны яңарту эшләрен башлап җибәрә. Яңа һәйкәл өчен кирәк булган 160 мең рубль акча җыюны да үз өстенә ала. Һәм бу эшне уңышлы башкарып чыга. Гыйнварь аенда башланган эш, сентябрь аенда тәмамлана. Гомум көч белән яңартылган һәйкәл 2007 елның сентябрендә тантаналы рәвештә ачыла.
Багратионскида Фатих Кәрим каберендәге таш


Аннан тыш, Гирфан әфәнденең һәм аның иптәшләренең тырышлыгы белән Багратионски шәһәренең бер урамына Фатих Кәрим исеме бирелә.

Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу да шәһәрдә зурлап билгеләнә. Юбилей кичәсенә Татарстаннан һәм күрше-тирә төбәкләрдән кунаклар килә. Кунакларның иң кадерлесе - шагыйрнең кызы, хәзерге көндә Казанда яшәүче Ләйлә ханым Кәримова була. “Безгә ул якын туганыбыз кебек”, ди Гирфан Бахтияров.

Шулай итеп, Багратионскида татарлар, сан ягыннан 20-ләп кенә булсалар да, үзләрен шәһәр күләмендә танытып, татар дөньясын тоеп яшиләр. Аңлашыла ки, барлык эшләрнең дә башлангычында Гирфан әфәнде Бахтияров тора.

Гирфан әфәнденең иҗимагый эшләрдәге активлыгын шәһәр җитәкчелеге дә билгеләми калмый. Аңа “Багратионскиның шәрәфле гражданины” дигән мактаулы исем бирелә. Әлбәттә, мондый исем шәһәр өчен аеруча зур хезмәт күрсәткән кешеләргә генә бирелә. “Багратионскида бу исем 7 генә кешегә бирелгән. Аларның берсе - татар кешесе булуы белән горурланам мин”, ди Гирфан әфәнде.

Кайсы якларга гына барып чыкмасын, Гирфан әфәнде халыкка Фатих Кәрим турында мәгълүмат җиткерергә омтыла. Шушы көннәрдә генә ул туган якларында булып китте. Үзе укыган Үләнкүл авылы урта мәтәбенең 70 еллык юбилеена килгәч, ул мәктәп музеена һәм быелгы чыгарылыш укучыларына Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышланган открыткалар һәм аңа кагылышлы китаплар бүләк итте.

Гирфан әфәнде Үләнкүл мәктәбен тәмамлаучыларга Фатих Кәрим төшерелгән открытка тарата
Инде ниятләгән эшләр эшләнгән, тормыш та, милли юнәлештәге эшләр дә бер җайга салынган кебек. “Әмма башкарасы эшләр күп әле. Шәһәребездә мөселман зираты юк. Аны булдыру өстендә эш башларга кирәк. Безнең якларда сабантуйлар да үткәрелми. Бу турыда да уйларга кирәк”, ди Гирфан әфәнде Бахтияров.

Менә шундый тынгысыз йөрәкле милләттәшебез яши Калининград өлкәсенең Багратионски шәһәрендә. Аның кебек милли җанлы татарлар булганда, һичшиксез, Багратионскида да, башка шәһәрләрдә дә мөселман зиратлары да ачылыр, сабантуйларыбыз да гөрләп үтәр, башка милли бәйрәмнәребез дә тергезелер дип, өметләнәсе килә. Багратионски татарлары моны исбатлап торалар бит!
XS
SM
MD
LG