Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Магомед Евлоев эшен карыячак


Европаның Страсбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсе оппозициядәге “ Ингушетия.ru” интернет сәхифәсе хуҗасы Магомед Евлоев туганнарының шикаятен кабул итте. Бу хакта мәгълүмат чараларына гаиләнең вәкиле Муса Плиев хәбәр итте.

Евлоев милиция тарафыннан кулга алынып сорау алуга барганда һәлак булды, аның башына атылды.

“Кешене ялгыш үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде. Үтерүдә Ингушетия эчке эшләр министрын саклау хезмәте башлыгы Ибраһим Евлоев гаепләнә. Хөкемдарларның алмашынуы сәбәпле хөкем эше әле башланмаган.
XS
SM
MD
LG