Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур-8” саммиты тәмамланды


Италиянең Аквила шәһәрендә 3 көн дәвам иткән “Зур-8” саммиты бүген үз эшен тәмамлады. Икътисадлары алган киткән илләр җитәкчеләре дөньяның ярлы илләренең авыл хуҗалыкларына 20 миллиард долларлык ярдәм бүлеп бирү турында килеште. Бу башта килешенгән 15 миллиардтан күбрәк.

Саммитның алдагы ике көнендә “Зур-8” илләре җитәкчеләре халыкара иминлек һәм икътисади кризиска каршы көрәш турында сөйләште, күмер газын һавага чыгаруны киметү турында килеште.
XS
SM
MD
LG