Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Рияд белән фәндә хезмәттәшлек итәчәк


Русия фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү институты Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министрлыгы каршындагы тикшерү үзәге белән фәнни хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

“Килешүне Согуд ягы тәкъдим итте, аларның мондый килешүе дөньяның башка бер иле белән дә юк,” дип хәбәр итте көнчыгышны өйрәнү институты вәкиле.

Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчесе Али Хәсән Әхмәт Җагфар ике ил арасындагы бу хезмәттәшлек килешүен бүгенге көндә “иң мөһиме” дип атады. Согуд Гарәбстаны патшасы Русия белән фәнни мөнәсәбәтләр башлауны “тарихи” адым, дип саный, диде илче.

Фән өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе 3 елга имзаланган. Аның кысаларында үтәчәк чаралар ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытыр һәм үсешкә уңай йогынты ясар, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG