Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:15

Алга киткән 8 ил кризис, бердәм валюта, ярлы илләргә ярдәм турында сөйләште. Алга таба дөньяның иң актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә 14 ил катнашачак.

“Зур 8” илләре җыенында, глобаль икътисадта иң авыр заманалар үтте инде дигән бәя бирелгән иде. Илләр бу юнәлештәге эшне Лондонда үткән "20-лек" төркеме саммиттында хәл ителгәнчә, үзара килешетереп алып бару кирәклеге турында белдерде.

АКШ президенты Барак Обама, икътисадның тернәкләнә башлануын әйтсә дә, “Зур-8” илләре икътисадларга ярдәм итү чараларыннан баш тартырга иртә әле дигән фикер белән килеште, диде.

Русия президенты Дмитрий Медведев та саммитка нәтиҗә ясаганда, ниндидер оптимистик моментлар булса да, кризисның иң югары ноктасына җиттекме юкмы, алга таба хәлләрнең нинди юнәлеш алуын белеп булмый, дип белдерде.

Чарадан соң оештырылган матбугат очрашуында Русия башлыгы кайбер сорауларга җавап бирде. Аерым алгана, Дмитрий Медведев яңа халыкара акчалар, аларның саны, аларның берсе итеп рубльне куллану мәсьәләре саммитларда тикшерелә торган гадәти темага әйленде, диде.

Ул журналистларга халыкара оешма тарафыннан сынау өчен генә чыгарылган халык ара валютаның бер тәнкәсен күрсәтте. “Димәк, дөньяда кызыксыну бар!”, диде ул.

Шулай ук, алга киткән, бай илләр дөньядагы ачлык белән көрәш юнәлешендә дә җитди карар кабул итте. Алар ярлы илләргә бирелә торган акчалата ярдәмне тагын 5 миллиард долларга арттырырга килеште.

Шулай итеп ахыргы сан 20 миллиард долларга җитте. Африка һәм башка ярлы илләргә хәзер башкача ярдәм итәргә булганнар. Шушы илләргә авыл хуҗалыгын үстерергә тәкъдим ителә. Мәсәлән шушы 20 миллиардны 3 ел эчендә орлык сатып алуга, кырларны суландыру, фермерларга иң нәтиҗәле технологияләрне өйрәтү кебек проектларга тотырга җыеналар.

Аквиладагы бу саммит "Зур 8" төркеменең соңгы очрашуы булды, моннан соң шундый халыкара мәсьәләр хәл ителә торган чарада 14 ил катнашачак. Дөнья икътисадының 80% алар кулында, дип санала. "Зур-8"леккә керүче Германия, Франция, Британия, Канада, АКШ, Русия, Япония һәм Италиягә "5-лек" төркеме кушылды (Һиндстан, Кытай, Бразилия, Мексика һәм Көньяк Африка республикасы). 14нче әгъза - Мысыр.

XS
SM
MD
LG