Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Украинадагы сәясәт белгече Вячеслав Лихачев, тыныч кырымтатар өммәсе социаль проблемалар аркасында радикальләшә бара, дип белдерде.

Элек-электән Кырымда яшәүче мөселманнар башка дин кешеләренә түземле булды, мөселман булмаган хакимиятләрне яклап килде. Әмма өммәнең төп өлеше булган кырымтатарлары үзләренең элиталарыннан һәм аларның хокуклар өчен традицион көрәшеннән канәгать түгел, дип белдерде Вячеслав Лихачев "Интерфакс" агентлыгына.

Сөргеннән Кырымга әйләнеп кайткан кешеләрнең проблемалары хәл ителми, бу кайбер кырымтатарларының радикальләшүенә китерә.
Аларның җәмгыятькә яраклашуы бик әкрен һәм авыр баруы сәбәпле алар арасында сәяси ислам идеялары популяр була башлады", дип әйтте галим Лихачев.

Ул Украинада ислам факторының килеп чыгуын "чит ил иганәчеләренә" бәйли. Аның сүзләренчә, кризис шартларында Кырымдагы ислам мәктәпләре, мәдрәсәләре "гарәп" һәм "төрек" акчалары ярдәмендә эшләп килә.

Барлык иганәчеләр дә радикаль булмаса да, алар белән бергә Украинага ислам фундаменталистларының кайбер карашлары үтеп керә, дип саный шушы белгеч.

Лихачев, ислам Кырымда тотрыксызлыкка китерә торган куркыныч фактор түгел дисә дә, кырымтатарларының хәзерге милли, сәяси, социаль, икътисади проблемалары кискенләшеп китсә, низаг тирәнәергә мөмкин, дип кисәтә.

Шушы көннәрдә Украина президенты Виктор Юшенко кырымтатар Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG