Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

Босниядә Сребреница вакыйгаларын искә алалар


Босниянең Сребреница авылында 14 ел элек серб хәрбиләре тарафыннан мөселманнарның күпләп үтерелүен искә алалар.

1995 елда 8 меңләп ир-егет үтерелгән. Элекке Югославия эшләрен караучы халыкара трибунал бу вакыйганы икенче дөнья сугышыннан бирле булмаган геноцид дип атады.

2003 елда төзелгән мемориал-һәйкәлдә бүген 500ләп мәет калдыклары җирләнәчәк.

XS
SM
MD
LG