Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума рәисе “Зур-8” нәтиҗәләрен хуплады


Русиянең Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов Италиянең Аквила шәһәрендә узган “Зур-8” саммиты эшенә бәя биреп, “күп котыплы дөньяны чагылдырган яңа халыкара оешмалар төзергә” чакырды.

Грызлов сүзләренә караганда, алга киткән илләр җитәкчеләре глобаль проблемаларны чишкәндә бер юнәлешентә булганын күрсәткән. Аерым алганда, Иран һәм Төньяк Кореянең атом программаларына караш Русиянекенә дә туры килә, диде Грызлов.
XS
SM
MD
LG