Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Обама Талибанга каршы чараларны хуплый


АКШ президенты Барак Обама, АКШ һәм аның берәктәшләре Талибанны чигендерергә мәҗбүр итсә дә, әмма низагны чишүгә кадәр ерак әле, дип белдерде.

Британия мәгълүмат чарасына биргән әңгәмәдә Обама, аның идарәсе бу җәйдә Әфганстанда каты бәрелешләр булачагын белә, дип әйтте. Талибан сугышчыларының чигенүен ул АКШ һәм Британия хәрбиләренең Һелманд вилаятендә үткәргән уртак хәрби чарасы белән бәйләде.

АКШ президенты, Әфганстандагы вәзгыятне тотрыкландыру өчен әле күп нәрсәнең эшләргә кирәклеге хакында да һәм бу максатка Әфганстанда киләсе айда сайланачак яңа җитәкчелек ирешергә тиеш, диде.

XS
SM
MD
LG