Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия "Набукко"дан 15% алу планыннан баш тарта


Төркиянең энергия министры Танер Йолдыз, Анкара "Набукко" газ үткәргече аша киләчәк газның 15% сатып алу планнан баш тарта, дип белдерде. Төркиянең таләпләре "Набукко" газ үткәргечен төзү планнарын тоткарлый торган бердәнбер әйбер иде, дип хәбәр ителә.

Reuter агентлыгыа биргән әңгәмәдә, Йолдыз Төркиянең хәзер ничә процентка ризалашуы турында бер сүз дә әйтмәде. Әмма ул "Набукко" проекты Европага энергияне алу юлларын төрлеләндерергә ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Транзит килешүе Анкарада дүшәмбе көнне Төркия, Болгарстан, Романия, Маҗарстан һәм Австрия тарафыннан имазаланырга тиеш.
Германия дә бу проектта катнаша. Анда теләге булса Русиягә дә катнашу мөмкинлеге бар диде, Төркия энергия министры.

"Набукко" Русияне урап уза торган газ үткәргече булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG