Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда бер тәүлектә 12 сугышчы үтерелгән


Чечняның Ачхой-Мартан районында бүген 4 сугышчы үтерелгән, тагын өч кеше Грозныйдагы атышларда үлгән.
Русия эчке эшләр министрлыгының Чечнядагы бүлеге хәрбиләре Бамут янында урманда сугышчылар төркемен тапты, алар каршылык күрсәтте, дип хәбәр итте агентлыкларга хокук саклау оешмасы вәкиле.

Атышларда 4 сугышчы үтерелде, алар качып торган урында кораллар, шартлаткычлар табылды, дип хәбәр ителә.

Шуның белән бергә, Грозныйда, хәрбиләр “Жигули” машинасын туктатырга теләгән. Андагы кешеләр ут ачкан. Хокук саклау оешмасындагы чыганак хәбәр иткәнчә, атышлар нәтиҗәсендә машинадагы 3 кеше үтерелгән. Милиция хезмәткәрләре һәм башка хәрбиләр зыян күрмәгән.

Шали районында машинада баручы кешеләр һәм аларны тикшерергә теләүче хәрбиләр арасында атышлар булган, 3 сугышчы үтерелгән.

Урус-Мартан районында хәрбиләр берничә кешене тоткарларга теләгән, атышларда 2 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG