Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:06

Таҗикстанда элекке министр үтерелгән


Таҗикстанда оппозиция вәкиле, элекке министр үтерелгән. Мирзо Зиоев хокимиятләргә каршы төркемдә катнашуда гаепләнде. Ул һәм аның төркемендәге башка кешеләр кулга алынган.

Рәсми мәгълүматларга караганда Зиоев, кораллар сакланган урыны күрсәтергә, төркемдә булган башка кешеләрне хакимиятләргә тапшырырга ризалашкан. Шуннан соң аны үзенең көрәштәшләре үтергән, дип хәбәр ителә. Аны озатып барган хәрбиләр яраланган.

Илнең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Зиоев төркеме Таҗикстанның бер районында хакимият биналарын үз кулларына төшерергә җыенган булган.

90 еллардагы ватандашлар сугышы вакытында Зиоев хакимиятләргә каршы көрәшүче төркем башында торган булган.

XS
SM
MD
LG