Accessibility links

Кайнар хәбәр

Онищенко: H1N1 гриппы борчу тудыра башлады


Русияне баш санитар табибы Геннадий Онищенко, H1N1 гриппы борчу тудыра башлады, дип белдерде. Аның фикерен агентлыклар китерә.

Элегрәк вируслар белән көрәшүче табиплар, бу "дуңгыз гриппы", "кош гриппы" ( H5N1 ) кебек куркыныч түгел, дигән фикердә тора иде. H5N1 гриппыннан вирус йоктырган кешеләрнең яртысы диярлек үлгән. H1N1 гриппын җиңелчә кичерүчеләргә хәтта ойдә утырып дәваланырга киңәш иттеләр.

Русия баш санитар табибы, соңгы көннәрдә Англиядә шушы яңа грипптан башка авырулары булмаган бер кешенең үлеме һәм Франциядә вирусның балалар арасында таралуы борчый, бу гриппның куркынычрак була башлавы турында сөйли, диде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда 11 июльгә дөньяда H1N1 гриппын 104 меңнән арттык кеше йоктырган, 530-лап кеше шушы авырудан һәлак булган, дип санала.

Русиядә "дуңгыз гриппы" 3 кешедә табылган. Русия һава аланнарында вирус таралган илләрдән кайтучыларны тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG