Accessibility links

АКШ "Манас"ка кайтырга әзерләнә


АКШ югары дәрәҗәле вәкилләре Кыргызстанга сәфәрен уңышлы үтте дип саный. “Манас”та якын көннәрдә транзит үзәге ачылачак.

АКШ Дәүләт секретаренең сәяси мәсьәләрне багучы урынбасары Уильям Бернс җитәкчелегендәге вәкилчелек Үзәк Азиягә сәфәрен тәмамлады. Алар ике көн эчендә Кыргызстан президенты Корманбәк Бакиев белән сөйләшүләр үткәрде, җирле иҗтимагый оешмалар һәм зыялылар белән күреште.

АКШ рәсми вәкилләренең игътибар үзәгендә “Манас” һава аланында транзит үзәген ачу, АКШ һәм Русия арасында хәрби товарларны ташу турында килешү торды, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.

АКШ Дәүләт секретаренең урынбасары якшәмбе көнне журналистлар белән аралашып, сәфәргә нәтиҗә ясады.

Уильям Бернс: “Яңа үзәк турындагы килешү якын көннәрдә гамәлгә керәчәк, миндә тәфсилле мәгълүмат юк, әмма моның өчен бөтен формаль эш башкарылды инде дип уйлыйм”, диде.

“Манас” һава аланында Американың транзит үзәген ачу турында килешү июнь аенда төзелгән иде. Бу атнада аны Корманбәк Бакиев имзалады. Документ 14 июльдә гамәлгә керергә тиеш. Аның нигезендә АКШ үзенең хәрби булмаган йөкләрен "Манас" һава аланыннан Әфганстанга ташуны дәвам иттерә алачак. Ләкин "Манас" базасы хәрби максатларда кулланылмаячак.

АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Бернс, АКШ һәм Русия арасында хәрби товарларны ташу турындагы килешү һәм "Манас"та үзәкне ачу карарлары берберсен тулыландырып тора, диде. Бу Әфганстаннан янаган куркынычлар белән алып барылган уртак көрәшнең бер өлеше, диде Бернс.

Русиягә ике көнлек сәфәре вакытында АКШ президенты Барак Обама Русия президенты Дмитрий Медведев белән Русия һава киңлеге аша Әфганстанга хәрбиләр һәм җиһазлар китертү турында килешкән иде.
XS
SM
MD
LG