Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:18

Европа илләре һәм Төркия үткәргеч килешүе имзалады


Европа Берлегенең 4 иле һәм Төркия Европаның Русия табигый газына бәйлелеген киметәчәк яңа газүткәргеч төзү турында килешү имзалады.

Набукко газүткәргечен төзү турында хөкүмәтара килешүне бүген Анкарада Төркия, Болгарстан, Романия, Маҗарстан һәм Австрия җитәкчеләре имзалады. Үткәргеч шушы илләр аша төзеләчәк.

3300 чакрым озынлыктагы үткәргеч Үзәк Азиядәге газны Якын Көнчыгыш аша Европага кудырачак.
Ул 2014 елда эшли башлар дип көтелә.

Набукко төзелеше чыгымнары 8 миллиард евро белән исәпләнә.

XS
SM
MD
LG