Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкалар да баш тартмас иде


Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов федераль үзәкнең “Казаноргсинтез”га 15 миллиард сум бирәчәген ышандырды.

Соңгы көннәрдә югары икътисади даирәләрдә “Казаноргнсинтез” ширкәтенең алдагы язмышы турында сөйләшүләр күп булды. Хәзергә аның 1 миллиард долларга якын бурычы бар. Узган елны да ширкәт 3 миллиард сумга якын югалту белән тәмамлаган. Татарстан җитәкчелеге “Казаноргсинтез” кебек эре ширкәт эчен әлеге бурычның чүп булуын һәрдаим әйтеп килсә, иътисад белгечләре борчылырга җирлек бар ди.

Узган атнада Казанга “Универсиада”га әзерлекнең ничек баруын тикшерергә дип Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов килгән иде. Республика җитәкчелеге форсаттан файдаланып, Шуваловка янә “Казаноргсинтез” моң-зарларын сөйләде, күрсәтте. Ширкәтнең алдагы язмышын билгеләү максатыннан, Мәскәү түрәсе катнашында җыелыш та үткәрелде. Шувалов бу җыелышта федераль үзәкнең “Казаноргсинтез”га якындагы 2 атнада 15 миллиард сум бирәчәген ышандырды.

“Казаноргсинтез”ның 1 миллиард доллар бурычы барлыгы ачыклангач белгечләр ширкәтнең алдагы язмышы турында төрле фикер әйткән иде.

Мәсәлән, “Брокеркредитсервис” ширкәте белгече Александр Афинагентов бу хәлләрне вакытлы күренеш буларак кына кабул итте. “Икътисадка ничек кенә авыр булмасын бу хәл мәңгегә сузыла алмый. “Казаноргсинтез” кебек ширкәтләр илдә бер генә. Бүген ул Русиядә полиэтилен ясау базарының 38%-ын алып тора. “Казаноргсинтез”ның товарларына мохтаҗлык һәрвакыт булачак. Әлегә сатып алу түбән дәрәҗәдә, әмма бу бит киләчәктә бөтенебез дә полиэтиленнан баш тартабыз, дигән сүз түгел. Бу бары тик вакытлы авырлыклар”, дигән иде Афинагентов.

Шул ук ширкәт аналитигы Михаил Сайно фикеренчә исә, кредит алу зур гына үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Аның әйтүенчә, банклар алдан кредитны каплауны сораса, ширкәт бурыч хисабына үз акцияләрен тәкъдим итәргә тиеш була. “Димәк, якын арада ширкәтнең кайбер хуҗалары да алмашынырга мөмкин”, дигән иде Сайно.

Хәзер исә, федераль үзәктән 15 миллиард сум ярдәм киләсе билгеле булгач, “Казаноргсинтез” хуҗалары үзгәрмиячәк, ди белгечләр. Элекке кебек үк ширкәтнең 51% акциясе “ТАИФ” компанияләр төркеменә, 28%-ы Татарстан хөкүмәтенә караячак, ди “Брокеркредитсервис” белгече Александр Афинагентов.

“Әлегә “Казаноргсинтез”ның эре хуҗасы алмашына диеп әйтергә сәбәп юк. Мондый сүзләр ишетелсә дә, бу гайбәт кенә. Хуҗалар алмашынган очракта һичшиксез җәмәгатьчелеккә билгеле булачак”, ди ул.

“Казаноргсинтезга” 15 миллиард бирелеп борчулар бераз басылса да, республиканың күп кенә башка ширкәтләрнең алдагы язмышлары әле дә ачыкланып бетмәгән. Кризис башланганнан алып бу ширкәт җитәкчеләре әле хөкүмәттән ярдәм сорап, әле бурычларны кичектереп, әле эшчеләрне кыскартып авырлыклардан чыгарга тырыша. Әмма әлегә яктылык күренми, ди белгечләр. Алай гына да түгел, “Бизнес-онлайн” мәгълүмат чарасында исә, киләсе көздә кризисның яңа дулкыны булачагы әйтелә. Шуңа күрә бүген күп кенә ширкәт җитәкчеләре тагында зуррак авырлыкларга әзерләнә икән.

Казанда эшләп килүче “Хитон”, башка күп кенә ширкәтләр кебек үк хөкүмәт ярдәменә өметләнә. Кризис вакытында эшләрегез ничек бара дигән сорауга, ширкәт җитәкчесе Валерий Егоров “Завод яхшы эшли башлагач гына журналистлар белән сөйләшергә мөмкин. Әлегә мин үзебезнең эштән канәгать түгел”, диде. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтеләме дигән сорауга да Егоров җавап бирүдән баш тартты. “Хитон” башлыгы гына түгел, башка ширкәт җитәкчеләре дә бүген үз авырлыклары турында сөйләргә яратмый, сөйләсәләр дә барысын да яхшы итеп күрсәтергә тырыша. Әмма, чирен яшергән үлгән, ди бит халык мәкале. Бүген дә телдә күп нәрсә яхшы булса да, чынлыкта башкача.

Кризисның икенче дулкыны булачак дигән хәбәрне исә, икътисад белгече Александр Афинагентов чираттагы гайбәт ди. Аның фикеренчә, көз көне кризисның икенче дулкыны көтелми.

“Кризис тагын да көчәер дип фаразлый алмыйм. Хәзерге кризиска килгәндә исә, ул көтмәгәндә килеп чыкмады. Барлык ширкәт хуҗалары да аның булачагын белде һәм күпмедер дәрәҗәдә әзерләнеп торды. Әмма кризис көткәннән авыррак булды. Шуңа күрә тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмады”, ди Афинагентов.

Ничек кенә булмасын Татарстанның күп кенә ширкәте кризисны нык тоя. “КамАЗ”ның вакыт-вакыт машина чыгаруны туктатып торуы, КМПО, “Радиоприбор”, күп кенә төзелеш ширкәтләренең эшчеләрен вакытсыз ялга җибәрүләре моңа дәлил. Белгечләр исә, федераль үзәктән күбрәк ярдәм булсын иде ди. Алар фикеренчә, “Казаноргсинтез” кебек эре ширкәтләргә ярдәм итү, кечерәк кампанияләр эшенә дә тәэсир итә, чөнки күп очракта алар бер-берсенә бәйле.
XS
SM
MD
LG