Accessibility links

Сембер икътисады да “кризис”ны ерып чыгу юлларын эзли


Төп максат - илкүләм сәнәгать үсеше башланганчы, кризис сазлыгына батмыйча сакланып калырга һәм моның өчен тиешле чаралар күрергә.

1943 елда ук эшли башлаган Ульян автозаводын, аның җитәкчеләрен, тәүлекләр буе өч смена белән эшләгән чорларда да бервакытта да үз продукциясен сату мәсьәләсе борчымаган иде. Хәзер исә төп проблема - чыгарылган УАЗларга хуҗа табу. Соңгы атнада, автозаводның генераль директоры Вадим Швецов приказы нигезендә, завод бер генә смена белән атнасына 5 көн генә эшләү графигына күчте. Һәм мондый эш вакыты җәй буе сакланыр дип көтелә.

Бу арада чыгарылачак УАЗлар да министрлыклардан, муниципаль берәмлекләрдән Мәскәү ярдәмендә бирелгән заказлар нигезендә генә таратылачак. Әлеге заказ ел ахырына кадәр 4000-гә якын УАЗ чыгару мөмкинлеге бирә, ди. Хәер, УАЗ җитәкчелеге үзе дә төрле чаралар күрергә тырыша. Ташламалы яки процентсыз кредитлар, машиналарның сыйфатын яхшырту, Саклану министрлыгы белән турыдан-туры элемтә урнаштыру, машиналарны сату-реализациләү буенча, күп вазифаларны Мәскәү кулыннан алып, УАЗның үзенә кайтару…

Өлкә икътисадына терәк булып торучы тагын бер илкүләм проект – Идел аша икенче күперне төзү. Бу төзелешнең тәмамланып килүе уңаеннан, яңа күпергә исем эзли дә башладылар. Төрле вариантлар бар: Иделдәге кечкенә утрау исеме “Пальцинский”дан башлап, төрле түрәләр исеменә кадәр: Горячев, Морозов, Путин, Медведев… Тик санап үтелгән исемнәрнең берсенең дә өстенлеге юк: Горячев күптән китте инде, Морозовның исә бары тик Мәскәүдән акча соравы белән генә катнашы бар. Ә Мәскәү нефтедолларларны кая куярга белмәгәнгә аптырап кына бу төзелешкә акча бирде, дип яза “Симбирский курьер” газеты.

Ә халык исә күптән инде бу күперне “Северный” дип атый. Чөнки ул Беренче бөтендөнья сугышы вакытында төзелгән элекке күпердән төньяктарак төзелә: төньяк-көнбатыштагы Казан, Чабаксар, Нижгар, Сарански калаларын шәрык яклары белән бәйләячәк.
Бу күпернең төзелеше гомум кризис шартларында Сембер икътисады торышына ифрат та зур ярдәм китерә. Югыйсә, “Интерфакс” хәбәр итүенчә, дөньякүләм икътисадның чигенеше 1,7 % булыр дип көтелә иде, хәзер бу сан 2,9%-ка җиткән икән.

Шундый шартларда Сембер икътисады өчен тагын бер уңай күренеш. АН-124-100 (Руслан) исемле олуг очкычлар төзүче “Авиастар-СП” ширкатенең эшчәнлеген торгызу буенча бик мөһим киңәшмә узды. Анда “Прогресс” исемле Запорожье конструкторлары берләшмәсе, “Руслан” өчен моторлар төзеткән “Мотор Сич” исемле Акционерлык җәмгыяте, “Волга-Днепр” авиакомпаниясе һәм программаның фәнни ягын тәэмин итүче институтлар вәкилләре катнаштылар. Шушы киңәшмә төзегән эшче төркем Саклану министрлыгы белән дә элемтәгә керәчәк.

Икътисади үсешкә коррупциянең дә зарарын искә алыптыр инде, өлкә хөкүмәтендә коррупция тудырырдай должностьлар исемлеген төзегәннәр. Бу чараның максатын коррупциягә каршы көрәш чарасы дип тә аңлаталар. Мәгънәсен шушы урыннарны биләгән түрәләр өстеннән даими контроль кирәклеген ассызыклау булгандыр, дип фаразларга кирәк. Тик менә исемлеккә барча түрәләр биләгән урыннар да кертелгән булып чыкты. Шул исәптән губернатор урыны да.

Димәк, коррупциягә каршы көрәшне сазлыкка баткан маймылның үз койрыгын тартып үзен-үзе сазлыктан чыгару тырышлыгы күренеше кебек тә кабул итәргә була. Бичара Русия диясе генә каладыр инде.

Шулай да һәркем үзенчә тырыша. Күптән түгел элекке вице-премьер Борис Немцов Сембергә килеп китте. Сәфәр рәсми булмагангадыр инде, ул журналистлар белән түгел – җирле малтабарлар белән генә очрашты. Нәкъ алар чакыруы буенча диделәр. Чараның максаты – кунакка гына түгел, алда торган шәһәр мэрын сайлауда үзен сынап карамакчы. Югыйсә, ул Сочида да шундый ук максаттан күренеп алган иде инде. Ә бу юлы аның план-ниятләре җитдирәк кебек.
XS
SM
MD
LG