Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:55

Кытайдан милли бизәк төшереп кайтарган савыт-саба сатучыларга ярдәм дә, грант та бар, ә Татарстан кул осталарына хөкүмәттән бөтенләй игътибар юк, ди сувенир җитештерүчеләр.

Флүрә Абдуллина савыт-сабага бизәк төшерә. Берара эш булмаганда бу ширкәттән китеп тә торган. Милли бизәкле савыт-сабага, хәдияләргә сорау тугач тагын килгән ул. Менә өч елдан артык инде кабат яраткан урынында.

Флүрә Галимова
“Татар бизәкләре төшерелгән чәйнекләр, чынаяклар кешеләргә бик ошый. Минем туганнарымда да шундый савыт-саба. Бу юлы Магнитогорски шәһәреннән кунаклар килгән иде. Анда мондый эшләнмәләр юк икән. Аларга да бик ошады. Алып та, шулай ук тагын ясарга кушып та киттеләр.

Минем туганнар хастаханәдә ятканда гарәпчә язылган савытларны сорыйлар. Исәнлек булсын дип. Шул чынаяклардан чәйләр эчсәк терелеп киткән кебек булабыз, дип әйтәләр”, ди Абдуллина.

Әлегә алар чынаяк, чәйнек, пыяла һәм тәлинкәләрне бизиләр. Сәгатьләргә дә рәсемнәр төшерәләр. “Фрегат” ширкәтенең мөдире Евгений Русских әйтүенчә, савыт-сабадагы дини язуларны, Кол Шәриф мәчете рәсемен савыт-сабага төшерү өчен дин әһелләренә, мәчет вәкилләренә күрсәтеп, аларның фатихасын алган.

Бүген исә “Фрегат” җитәкчесе рестораннар һәм кафеларда кулланырдай савыт-сабага төшерү өчен милли бизәкләр әзерләү мәшәкатендә. Русских әйтүенчә, Казанда мондый бизәк төшерә торган башка ширкәт юк икән. Ә көндәшләр күп.

“Хәзер Казанда Кытайда эшләнгән бик күп савыт-саба һәм хәдия сатыла. Савытларның сыйфаты түбән. Телевизордан да Кытайда эшләнгән савыт-сабалар нурланыш та чыгара, сыйфаты да начар дип сөйләделәр. Безнең ширкәт бары тик Русиядә генә җитештерелгән савыт-сабага бизәк төшерә”, ди Русских.

Кытай хәтта Кол Шәриф мәчете төшерелгән чәйнек һәм кәсәләрне дә ясап җибәрә икән. Мондый савыт-сабалар Казанга бик күпләп китерелгәнгә “Фрегат” эшләнмәләре белән чагыштырганда арзангарак чыга.


Соңгы вакытта Татарстан җитәкчелеге республикада җитештерелгән таварлар сатылсын, кече һәм урта бизнес үссен дигән теләктә.

“Безгә ярдәм юк. Монда чит ил җитештерүчеләренә генә булышу килеп чыга. Мин фамилияләрен атап тормыйм, өйләрендә милли рухтагы хәдияләр эшләүче осталар бар. Шунысы кызганыч, аларга дәүләт ярдәм итми. Югыйсә, минемчә, нәкъ шундый үзе ясый торган рәссамга, кул остасына булышырга кирәк тә бит”, ди Русских.

Еламаган балага имезлек бирмиләр, ди татар халык мәкале. Бәлки төрле грантлар оту, ташламалы кредитлар алу өчен әлеге осталар арасында документлар тапшыручылар юктыр.

Евгений Русских
“Осталар арасында грант алу өчен документ тапшырганнарга төрле сәбәп табып, я ширкәтенең теркәлү вакыты узган дип белдереп кире кагылганнарны беләм.

Шул ук вакытта Кытайдан тавар ташучы һәм Русиянең башка шәһәрләрендә бизәк төшертеп монда сатучының миллион сум грант отканын да беләбез”, ди Русских.

“Казанский сувенир” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Наталья Харченко да үзләренең Татарстан президентына да, хөкүмәткә дә, сәүдә-сәнәгать пулатына һәм башка түрәләргә кул осталарына ярдәм итүләрен сорап мәрәҗәгатьләр юллавын белдерә. Күп очракта үтенечне түрәләр үзләреннән аста торганнарга төшерә дә җавапсыз кала, ди ул.

XS
SM
MD
LG